Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Афәрин, кадетлар!

16 февральдә Куйбышев затон кадет мәктәп-интернатының офицер-тәрбияче Андрей Киселев җитәкчелегендәге командасы: 11 сыйныф укучысы Владислав Кузнецов, Алексей Малов, Раил Сәйфуллин, Александр Хворостьев, 10 сыйныф укучылары Дмитрий Хворостьев, Николай Тимофеев, 9 сыйныф укучылары Александр Федотов, Радик Нәбиуллин, Артем Долинский, Булат Хәсәнов Россиядә хәрби дан көне - Ватанны саклаучылар көннә багышланган хәрби-кулланма...

16 февральдә Куйбышев затон кадет мәктәп-интернатының офицер-тәрбияче Андрей Киселев җитәкчелегендәге командасы: 11 сыйныф укучысы Владислав Кузнецов, Алексей Малов, Раил Сәйфуллин, Александр Хворостьев, 10 сыйныф укучылары Дмитрий Хворостьев, Николай Тимофеев, 9 сыйныф укучылары Александр Федотов, Радик Нәбиуллин, Артем Долинский, Булат Хәсәнов Россиядә хәрби дан көне - Ватанны саклаучылар көннә багышланган хәрби-кулланма төрләре буенча спорт ярышларында катнашты. Ярышлар КНИТУ (КХТИ) хәрби өйрәнүләр институты базасында үткәрелде. Әлеге чарага Татарстан Республикасының 14 районыннан 15 команда җыелган иде. Егетләр кечкенә калибрлы винтовкадан атуда, коралны сүтеп-җыюда, саклагычлар киюдә, йөгерүдә, аркылы борыста тартылуда, строй әзерлегендә көч сынашты. Киеренке көрәштә безнең команда кечкенә калибрлы винтовкадан атуда 1 урынны алды, ә 9 сыйныф укучысы кече сержант Радик Нәбиуллин әлеге төрдә 3 урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев