Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәен дә, кышын да хезмәттә

Фоат Исмәгыйлев күп тапкырлар безнең язмаларның герое булды.

Ул гомер буе авыл хуҗалыгында эшләүче танылган механизатор.

Мәктәптән соң Тәтеш автомәктәбен тәмамлаган һәм армиягә алынган. Кайтуга ук колхозга механизатор булып урнашкан. Тракторда да, комбайнда да, машинада да эшләгән. Соңгы елларда «Олы Кариле» ҖЧҖда эшли, кыш көне авыл җирлеге башлыгына ярдәм итә: су күтәрү манарасы эшен күзәтә.

– Суэтем башнясындагы автоматика эше өчен җаваплы кеше бездә генә бар, - ди Келәнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров. - Бу бик мөһим, бигрәк тә салкыннарда. Фоат бик җаваплы һәм ышанычлы кеше. Кирәк чакта ул башняга юлны чистарту өчен техника сорый, шуңа күрә башня һәрвакыт төзек һәм төгәл эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев