Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Адмирал" эшмәкәрләре өстендә 400 млн. сумлык кредит булган

Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы урынбасары Иван Кузнецов "Адмирал" сәүдә үзәге эшмәкәрләре белән нинди эш алып барулары хакында хисап тотты. Янган сәүдә үзәгендә 1064 сату урыны булган, аларда 562 эшмәкәр хезмәт куйган. "Бәла-казаның масштабын" ачыклау максатыннан 12-13 мартта Башкарма комитет хезмәткәрләре, һәр эшмәкәрнең ни дәрәҗәдә югалтуга...

Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы урынбасары Иван Кузнецов "Адмирал" сәүдә үзәге эшмәкәрләре белән нинди эш алып барулары хакында хисап тотты.

Янган сәүдә үзәгендә 1064 сату урыны булган, аларда 562 эшмәкәр хезмәт куйган. "Бәла-казаның масштабын" ачыклау максатыннан 12-13 мартта Башкарма комитет хезмәткәрләре, һәр эшмәкәрнең ни дәрәҗәдә югалтуга дучар булуын ачыклау максатыннан "Адмирал"ның элеккеге арендаторлары белән даими эш алып барган.

Әлеге эш барышында 33 эшмәкәрнең документлары һәм паспортлары да януы ачыкланган. "Адмирал"да эшләгән һәр икенче эшмәкәрнең кредит бурычы булган. Кредитның гомуми суммасы - 400 млн. сум.

- Хәзер эшмәкәрләргә булышуның ике юнәлеше карала, - диде Иван Кузнецов. - Бу - кредитларны кичектереп түләү һәм аларны яклау өчен яңа финанс юл булдыру. Казанда 19 базар ташламалы шартларда 1315, ә "Яңа тура" 1200 сату урыны белән тәэмин итәргә әзер.

Сүз уңаеннан: "ASG" компаниясенә ("Адмирал" сәүдә үзәге - алар милке) 44,6 млн. сум иминият акчасы түләнәчәк. Сәүдә үзәге хуҗалары килгән зыянны 900 млн. сум күләмендә бәяләде.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев