Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әдәп башы – тел

"Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы"

Үзенең туган телгә мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Туган телне юкка гына ана теле дип атамаган шул халык! Телне кешелек җәмгыяте тудырган һәм үстергән. Тел дә хезмәт белән бергә кешене кеше иткән һәм үстергән. Гасырлар буе чит милләтләр һәм телләр мохитендә яшәп тә, үз телләрен саклап килүче, аны хәтта милләтнең таныклыгы итеп санаучы халыклар бар. Мисал өчен, Австралия аборигеннары яисә Төньяк Ирландиялеләр. Австралиядә бер тел белгече: "Үз телебездә сөйләшмәгән вакытта без үзебезне юк дип хис итәбез",- ди. Аларның үз телләрен изге догага тиңләүләре - аларның үз мәдәниятләрен саклап калырга тырышулары. Җирнең теләсә кайсы почмагына барып, андагы халыклар белән аралашу өчен, галимнәр 14 тел белү җитүен һәм алар арасында татар теле барлыгын да әйтә.

Узган җомгада район туган якны өйрәнү музеенда "Бердәм Россия" сәяси партиясе оешмасының җирле бүлекчәсе ярдәмендә белән районыбызның татар теле һәм әдәбияты ветеран укытучылары белән очрашу булды.

Иң элек муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов музейның алдагы һәм хәзерге эшен уңай бәяләде, район тарихына күз салды, ветеран укытучыларны кызыксындырган күп сорауларга җавап бирде. Якташ шагыйребез Хәмид Вәлиди "Без бер эш эшлибез, бер дилбегәне бергә тартабыз", - диде һәм үзенең шигырьләрен укыды. Россия Федерациясе дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе, "Бердәм Россия" БСП әгъзасы Елена Попова үзенең ничек татар телен өйрәнүен һәм тормышта тел белгән кешенең бай булуын саф татарча әйтте.

Абруйлы, хөрмәтле укытучыларга карап "Картаямыни соң йөрәк" исемле җыр башкарды. Укытучылар аны мөкиббән китеп тыңлады һәм безнең өчен үрнәк сез, диделәр. "Телне өйрәнү укытучы шәхесенә бәйле", - ди Олы Салтыктан Миләүшә Галәвиева. "Тарих белән горурланырга кирәк һәм депутатларыбыз үзебезчә, татарча сөйләшсен",- дигән тәкъдимен әйтте Олы Кариледән Мәдинә Кәримуллина. Сөйләшү мәгънәле һәм гамьле булды, төпле фикерләр ишетелде. Әйе, тел байлыгыбызны аңлата торган укытучылар күбрәк булсын, булган вакыйгаларны газетада яктыртып баруны да онытмаска кирәк. Матур эш хакында башкалар да белсә күңеллерәк була. Соңыннан музей хезмәткәрләре "Бердәм Россия" БСП җирле бүлекчә булышлыгы белән ветеран укытучыларга истәлек бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X