Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ачык ишекләр көне

11 сентябрьдә Каратал авылындагы аерым янгын посты хезмәткәрләре Иске Казиле урта мәктәбе укучылары белән ачык ишекләр көне үткәрде. Янгын сагы хезмәткәре Р. Вәлиев укучыларга гидравлик-авария коткару коралларын, бүлекчә командиры И. Сафин төрле хәлләрдә коткару җебен бәйләүне, янгын сүндерү машинасын йөртүче Р.Сабирҗанов "Тревога" сигналы алынганда эш киемен тизлеккә киюне күрсәтте. Барлык...

11 сентябрьдә Каратал авылындагы аерым янгын посты хезмәткәрләре Иске Казиле урта мәктәбе укучылары белән ачык ишекләр көне үткәрде. Янгын сагы хезмәткәре Р. Вәлиев укучыларга гидравлик-авария коткару коралларын, бүлекчә командиры И. Сафин төрле хәлләрдә коткару җебен бәйләүне, янгын сүндерү машинасын йөртүче Р.Сабирҗанов "Тревога" сигналы алынганда эш киемен тизлеккә киюне күрсәтте. Барлык күрсәтмә чараларда балалар үзләре дә актив катнашты. Чара ахырында укучыларга янгынга каршы тематикага мульфильм күрсәтелде. Бер генә укучы да бүләксез калмады. Янгын сагы хезмәткәрләре балаларга авторучкалар тапшырды. Рәмис Зиннәтуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев