Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Абыйлы-энеле комбайнчылар – урып-җыю алдынгылары

«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖда гаиләләре белән эшләүчеләр күп, алар арасында бертуган Федьковлар да бар.

Александр һәм Николай Федьковлар авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң яхшы комбайнчылары бишлегенә керә.

Өлкәне Николай, армия хезмәтеннән соң, хәрби хезмәттә калган һәм пенсиягә кадәр шунда эшләгән. Сөйкигә әтисе янына кайткач, энесе белән күрешкән саен, ул вакытта авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли башлаган энесе аны районга килгән яңа авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә чакыра.

Александрның авыл хуҗалыгында эш тәҗрибәсе бар, ул хезмәт юлын «Кызыл маяк» совхозында механизатор булып башлаган, аннары «Татагролизинг»та эшләгән. Гаилә коргач, Затонга күченеп килгән һәм флотның ремонт базасына урнашкан. Заводта эшләгәндә дә, урып-җыюда катнашу өчен, һәр җәй саен ял алган. Районга яңа инвестор килгәч, Александр авыл хуҗалыгына күчкән.

Николай яшь чагында Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, практика вакытында туган совхозында комбайнчы булып эшләгән. Шуңа күрә техника белән таныш, озак уйлап тормыйча, ул да комбайн штурвалы артына утыра.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе атнага ике мәртәбә урып-җыю эшләренең барышы буенча бюллетень төзи. Аның мәгълүматлары буенча 9 сентябрьгә районда урып-җыюда Николай Федьков 2916 тонна уңыш җыеп алган. Александр бишенче урында – 2735 тонна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев