Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Наил Вазыйхов Җиңү көне белән котлый

ХӨРМӘТЛЕ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАННАРЫ, ТЫЛ ХЕЗМӘТЧӘННӘРЕ! КАДЕРЛЕ ЯКТАШЛАР! Сезне чын күңелдән бөек бәйрәм – ҖИҢҮ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙМ!

9 Май – һәр россияле өчен изге дата. Бу көнне без күзгә яшьләр китерә торган бәйрәм дип атыйбыз, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны искә төшерәбез.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Көчле рухыгыз, Ватанга мәхәббәтегез, фидакарьлегегез һәм батырлыгыгыз безнең өчен һәрвакыт үрнәк булыр.

Бүген хәрбиләребез дәүләт әһәмиятендәге катлаулы бурычны үти. Солдатларыбыз, кыюлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, ата-бабаларыбызның батырлыгын үрнәк итеп алып, алга куйган максатларга ирешәләр. Аларның барысының да махсус операцияне уңышлы тәмамлап, исән-имин туган якларына, гаиләләренә кайтуларын телим!

Бу истәлекле бәйрәмдә чын күңелдән бәхет, нык сәламәтлек, якыннарыгызның җылысын һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим, гаиләләрегездә тынычлык, татулык хөкем сөрсен! Җиңү һәм аның турындагы хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә саклансын, бу игелекле эшләрдә, өлкән буын турында даими һәм көндәлек кайгыртуда чагылсын!

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы  Н.А.Вазыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев