Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

7 мартта Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы күпфункцияле үзәгендә " Сезнең өчен гүзәл затлар" кичә булды

Кичәне клуб мөдире Айрат Кадыров ачып җибәрде, аңа шулай ук авыл җирлеге депутаты Роза Рафикова да кушылып, үзенең бәйрәм котлауларын җиткерде. Кичәдә Флюра Валиева, Динә Ганиева, Мәүлиия Рафикова, Наилә Шакировалар үзләреннең моңлы җырлары белән кичәбезне тагы да ямләндереп җибәрде. Ә менә Шәһидә Гизутдинованың әниләргә багышланган мөнәҗәтләр әйткәндә күзләрдән яшь тамчылары...

Кичәне клуб мөдире Айрат Кадыров ачып җибәрде, аңа шулай ук авыл җирлеге депутаты Роза Рафикова да кушылып, үзенең бәйрәм котлауларын
җиткерде.

Кичәдә Флюра Валиева, Динә Ганиева, Мәүлиия Рафикова, Наилә Шакировалар үзләреннең моңлы җырлары белән кичәбезне тагы да ямләндереп җибәрде. Ә менә Шәһидә Гизутдинованың әниләргә багышланган мөнәҗәтләр әйткәндә күзләрдән яшь тамчылары куренде. Күңел түрләренә үтеп керде. Татар халык бию көенә Фирдәвес Халикова һәм туган авылыана килгән Гульнара Хуснуллиналарның парлап биюләре барлык тамашачыларны сокландырды, тирән алкышларга күмелде. Концерт номерлары белән үрелеп барган күңелле бәйрәм чарасы, чәй табына артында дәвам итте.
Бәйрәмгә әзерлек эшләрен башкаруда клуб мөдиренә, Роза Рафикова, Гөлфина Салимова, Фирдәвес Халикова, Тазкира Кадырова, Назирә Нуриева, Фирания Габделхаликовалар ярдәм иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев