Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

60 ел бергә яшәү – үзе зур бәхет

Кояшлы көзге көннәрнең берсендә без Чаллы авылында яшәүче Гыйлметдиновлар белән таныштык. Әлеге тату гаилә яшәүче йортка очраклы рәвештә килеп кердек.

Сентябрь аенда Хәтирә һәм Таһир Гыйлметдиновлар бриллиант туйларын билгеләп үткән: 60 ел иңне-иңгә куеп, тигез гомер итәләр. Озак еллар бергә яшәү зур хезмәт дип саный алар.

Башта Хәтирә авылдашы Таһирга кияүгә чыгарга ашыкмаган, хәтта кулын сорарга килгән егеттән качып, күрше Келәнчегә апасы янына киткән. Үҗәт егеткә татар халкының элеккеге гадәте буенча кызны урлап алып кайтырга туры килгән.  

– Туебыз булмады, - дип искә ала Хәтирә апа. – Безне җигүле ат арбасына утырттылар да авыл урамы буйлап әйләндерделәр. Арба мин чиккән мендәрләр белән бизәлгән иде, тегәргә һәм чигәргә бик ярата идем. Шул вакыттан башлап, безнең гаилә тормышыбыз башланып китте. Төрле чак булды, шулай да тату яшәдек, күп эшләдек. Фермада сыер савучы булып та, кошчылыкта да, аш пешерүче булып та эшләдем. 

– Мин дә көннәр буе хезмәт куйдым, - ди Таһир абый. – Кайда гына эшләмәдем: ферма мөдире һәм бригадир да булдым, машина да йөрттем.

Гыйлметдиновларның хуҗалыгы һәрчак зур булган: сыерлар, үгезләр, сарыклар, кош-корт асраганнар, яшелчә үстергәннәр. Хәзер дә терлек асрыйлар, бакчада эшлиләр.

– Биш балабыз үскәнне сизми дә калганбыз, - дип сүзләрен дәвам итә Гыйлметдиновлар. – Дүрт улыбыз,  бер кызыбыз бар. Берсе дә йөзгә кызыллык китермәде. Барысы да эшчәннәр, шәһәргә китеп урнаштылар, үз гаиләләрен кордылар. Киленнәребезне һәм киявебезне дә үз балаларыбыз кебек якын күрәбез. Авылыбызны бик яратабыз, хәтта фатир бирсәләр дә, шәһәргә китмәс идек. Хәзер күп кенә пенсионерлар туган авылларына күченеп кайта, авылдагы йортларын төзекләндерә. Авылда да хәзер һәр йортка газ, су, ут кертелгән. Медпункт, клуб, кибет, мәчет бар. Муллабыз – туганым Билал Камалиев, Казаннан күченеп кайтты.

 1998 елда Гыйлметдиновлар гаиләсендә күңелсез вакыйга булган – йортлары янган. Авыр чакта аларга туганнары, авылдашлары һәм якташлары ярдәм иткән.

– Безгә ул вакытта бөтен район, хәтта күрше Апас районы да ярдәм итте, - ди гаилә башлыгы. – Ул чактагы район башлыгы Миндел Шәмсетдинов, колхоз рәисләре, күрше авылларда яшәүчеләр һәм туганнар ярдәм күрсәтте. Барысы да, хәлләреннән килгәнчә, булышты. Алар ярдәме белән без бер айда яңа йорт төзедек. Ә иң зур байлыгыбыз – гаиләбез. Балалар, оныклар, оныкчыклар кайткач, барыбыз бергә 30 кеше җыелабыз. Алар безне онытмыйлар, кайталар, булышалар. Шуннан артыгы безгә кирәкми. Бу безнең өчен иң зур бәхет.

– Әти-әниебезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Аларга нык сәламәтлек, озын гомер телибез, -дип, уллары Мансур, барлык балалары исеменнән аларны бриллиант туйлары белән котлап,  изге теләкләрен җиткерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев