Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

28 декабрьдә Кама Тамагы Иске Казиле авылы мәдәният йортында "Яңа 2016 ел чыршысын ачу" тантанасы узды

Тантананы мәдәният йорты мөдире Тәслимә Әскәрова ачып җибәрде. Килгән кунакларны, балаларны, киләсе яңа еллар белән котларга дип, әкият геройлары - Убырлы (Шәйхетдинова Минзилә) белән Албасты (Садриева Лилия), һәм әлбәттә, тантананың төп кунаклары - Кыш бабай белән Кар кызы килделәр. Алар барлык килгән кунакларны якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән котладылар,...

Тантананы мәдәният йорты мөдире Тәслимә Әскәрова ачып җибәрде.

Килгән кунакларны, балаларны, киләсе яңа еллар белән котларга дип, әкият геройлары - Убырлы (Шәйхетдинова Минзилә) белән Албасты (Садриева Лилия), һәм әлбәттә, тантананың төп кунаклары - Кыш бабай белән Кар кызы килделәр.

Алар барлык килгән кунакларны якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән котладылар, матур теләкләр теләделәр.

Балалар белән бергәләп, чыршының утларын кабыздылар. Аннан соң балалар чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шуның өчен Кыш бабай аларга татлы бүләкләрен кызганмады.

Соңыннан барлык балалар һәм килгән кунаклар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп чыршы янында биештеләр.

Аннан соң килгән кунаклар тәмле коймак белән сыйландылар.

Ахырдан, Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллаштылар. Балалар аларны көтеп алачакларын белдереп, кул болгап озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев