Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

26 декабрьдә Кама Тамагы Олы Мәрәтхуҗа авылында Яңа ел тамашасы булды

Бәйрәм иганәчесе - "Таттелеком" ПАО. Оештыручысы район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе - Миңнур Нәбиуллин. Кыш бабай, Кар кызы катнашындагы, бу бәйрәм җыр-бию, мәзәк сүзгә бай булды. Авылның яше-карты төрле кызыклы конкурсларда катнашты. Җыелган халыкны Олы салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов котлады. Мәктәп укучылары һәм кечерәк балаларга бүләкләр өләштеләр. Шулай...

Бәйрәм иганәчесе - "Таттелеком" ПАО. Оештыручысы район электр элемтәсе үзәге җитәкчесе - Миңнур Нәбиуллин. Кыш бабай, Кар кызы катнашындагы, бу бәйрәм җыр-бию, мәзәк сүзгә бай булды. Авылның яше-карты төрле кызыклы конкурсларда катнашты. Җыелган халыкны Олы салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибәтов котлады. Мәктәп укучылары һәм кечерәк балаларга бүләкләр өләштеләр. Шулай ук хөрмәтле ветераннарга да татлы күчтәнәчләр бирелде. Олы Мәрәтхуҗа халкыннан көнләшергә дә була: аларның бер дигән заманча мәдәният йортлары бар. Ә иң зур байлыклары - үз кече ватаннарына тугры калган авыл кешеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев