Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

24 ел район халкы турында кайгырту һәм игътибар

24 ел элек, 1990 елның 22 декабрендә РСФСР Югары Советы карары нигезендә РФ Пенсия фонды оештырыла. Бу вакыттан башлап оешманың бюджеттан тыш мөстәкыйль дәүләт фонды дигән статусы барлыкка килә. 1991 елның 11 маенда Кама Тамагы районында ике кешедән: җитәкче Рузилә Гыйззәтова һәм Фирдәвес Шәйхиева составындагы РФ Пенсия фонды вәкаләтлеләре хезмәте...

24 ел элек, 1990 елның 22 декабрендә РСФСР Югары Советы карары нигезендә РФ Пенсия фонды оештырыла. Бу вакыттан башлап оешманың бюджеттан тыш мөстәкыйль дәүләт фонды дигән статусы барлыкка килә.

1991 елның 11 маенда Кама Тамагы районында ике кешедән: җитәкче Рузилә Гыйззәтова һәм Фирдәвес Шәйхиева составындагы РФ Пенсия фонды вәкаләтлеләре хезмәте оештырыла. Аларның функцияләре ПФРга иминләү взнослары җыюдан гыйбарәт була. 2001 елның 1 гыйнварыннан РФ Пенсия фонды вәкаләтлеләре хезмәте дәүләт учреждениесе - Кама Тамагы районында РФ Пенсия фонды идарәсе итеп үзгәртелә һәм мәҗбүри пенсия тәэмин ителеше функциясе өстәлә. 2003 елның 23 августыннан Кама Тамагы районында ПФР идарәсе ике - Кама Тамагы һәм Апас районнарын берләштерә. 2006 елдан идарәне Илмир Гыйлметдинов җитәкли. Бүген идарә эшчәнлеген ачыклаучы төп функцияләргә түбәндәгеләр керә: гамәлдәге закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә иминләүчеләрне ачыклау, теркәү һәм исәпкә алу; иминләүчеләрнең барлык категорияләре буенча дәүләт мәгълүматлар банкы алып бару; иминләнгән затларның барлык категорияләре турында шәхси (персоналлаштырылган) мәгълүматларны исәпкә алуны оштыру һәм алып бару; мәҗбүри пенсия иминләвенә керүче акчаны исәпкә алу эшен оештыру; РФ Пенсия фонды бюджетына иминләү взносларын вакытында һәм тулы күләмдә керүенә контроль; шәхси (персоналлаштырылган) исәп мәгълүматлары нигезендә хезмәт пенсияләре, дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча пенсияләр һәм закон нигезендә РФ компетенциясенә караган башка төр түләүләрне вакытында билгеләү (яңадан исәпләү), шулай ук аларны вакытында түләү һәм китереп бирү; дәүләт социаль ярдәме алуга хокукы булган кешеләргә федераль регистр алып бару; өстәмә дәүләт ярдәме чараларын: ана (гаилә) капиталы (МСК), айлык акчалата түләүләр (ЕДВ), гражданнарның аерым категориясенә айлык өстәмә матди тәэмин ителешне башкару; хезмәт пенсиясе алучы эшләмәүче пенсионерларга РФ территориясендә ял итү урынына бару һәм кайтуга юл акчасы түләү; конфиденциаль мәгълүматны саклау. Агымдагы елның 1 декабренә Кама Тамагы һәм Апас районнарында РФ Пенсия фонды идарәсендә 21,8 меңнән артык иминләнгән кеше теркәлгән; 601 иминләнүче исәптә тора; 5755 пенсионер пенсия ала; картлык буенча пенсиянең уртача күләме 9822,86 сум тәшкил итә; 2007 елның 1 гыйнварыннан ПФР органнары "Балалары булган гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме чаралары турында"гы 29.12.2006 елдагы 256нчы федераль законны гамәлгә кертә башлады: 700 артык ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшырылган, 524 кешен ана (гаилә) капиталы акчасын тотуга мөрәҗәгать иткән, 2009 елдан пенсияне дәүләт финанславы программасына 840 кеше кушылган. Соңгы ике елдан идарәдә шактый үзгәрешләр булды: клиентлар хезмәте реконструкцияләнде, аның эш графигы үзгәртелде, гражданнарга уңайлы булсын өчен яңа мәгълүмати технологияләр кертелде: түләүче һәм иминләнгән кешенең онлайн-кабинеты, онлайн-кабул итү эшли башлады, интернет система аша кабул итүгә язылу һәм башкалар каралган. Идарә коллективы яшь белгечләр _ социаль түләүләр белегч Гөлнара Кәлимуллина һәм белгеч-эксперт (юрисконсульт) Жанна Бармашова белән тулыланды. Идарәнең төп бурычларының берсе - хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, уңайлылык турында кайгырту, пенсионерларның һәм иминләнүчеләрнең вакытын экономияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев