Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

23 декабрьдә Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы мәдәният йортында "Яңа 2017 ел чыршысын ачу" бәйрәме булып узды+фото

антананы мәдәният йорты мөдире Әскәрова Тәслимә ачып җибәрде. Килгән кунакларны, балаларны, киләсе яңа еллар белән котларга дип, әкият геройлары - Убырлы (Шәйхетдинова Минзилә) белән Албасты (Садриева Лилия), һәм әлбәттә, тантананың төп кунаклары - Кыш бабай белән Кар кызы килделәр. Алар барлык килгән кунакларны якынлашып килүче яңа 2017 ел белән котладылар,...

антананы мәдәният йорты мөдире Әскәрова Тәслимә ачып җибәрде.

Килгән кунакларны, балаларны, киләсе яңа еллар белән котларга дип, әкият геройлары - Убырлы (Шәйхетдинова Минзилә) белән Албасты (Садриева Лилия), һәм әлбәттә, тантананың төп кунаклары - Кыш бабай белән Кар кызы килделәр.

Алар барлык килгән кунакларны якынлашып килүче яңа 2017 ел белән котладылар, матур теләкләр теләделәр.

Балалар белән бергәләп, чыршының утларын кабыздылар. Аннан соң балалар чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шуның өчен Кыш бабай аларга татлы бүләкләрен кызганмады.

Соңыннан барлык балалар һәм килгән кунаклар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп чыршы тирәли җырлап әйләнделәр.

Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларның да, килгән кунакларның да күңелләренә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев