Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

22 декабрь - энергетиклар көне

Хөрмәтле энергетика комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйм. Хәзерге заманда энергетика - җәмгыять үсеше нигезе. Сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре, мәктәпләр, сырхауханәләрнең өзеклексез эше, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Ахыргы чиктә һәр кешенең тормыш сыйфаты сездән тора. Мин сезгә нәтиҗәле...

Хөрмәтле энергетика комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйм.
Хәзерге заманда энергетика - җәмгыять үсеше нигезе. Сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре, мәктәпләр, сырхауханәләрнең өзеклексез эше, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Ахыргы чиктә һәр кешенең тормыш сыйфаты сездән тора.
Мин сезгә нәтиҗәле уртак эшегез, үз вазыйфаларыгызны намуслы башкаруыгыз, эшегезгә җаваплы һәм һөнәри каравыгыз өчен рәхмәтле. Районның бүгенге энергетика комплексы нигезенә зур көч куйган ветераннар аерым рәхмәткә лаек.
Хөрмәтле дуслар! Чын күңелдән сезгә уңышлар, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаилә иминлеге һәм аварияләрсез эшләвегезне телим. Тәрәзәләрегездә һәрвакыт ут балкып торсын, йортларыгызда тынычлык һәм үзара аңлашучанлык хөкем итсен!

И.Ф. Рамазанов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев