Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

22 августта Кама Тамагы районы Келәнче авыл җирлегендә чираттагы җыелыш булып узды

Узган этап өчен отчет биргәндә авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров алга куелган бурычларның үтәлү барышын анализлады. Авылда юл төзелеше өчен барлыгы 1434 тонна - 1085720 сумлык вак таш кайтартылган, 2,1 км.юл төзекләндерелгән. Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, МР башлыгы Павел Лоханов һәм МЧС ярдәме белән ЗИЛ-131 маркалы яңа янгын сүндерү...

Узган этап өчен отчет биргәндә авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров алга куелган бурычларның үтәлү барышын анализлады.

Авылда юл төзелеше өчен барлыгы 1434 тонна - 1085720 сумлык вак таш кайтартылган, 2,1 км.юл төзекләндерелгән. Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, МР башлыгы Павел Лоханов һәм МЧС ярдәме белән ЗИЛ-131 маркалы яңа янгын сүндерү машинасын сатып алганнар. Авыл халкы ярдәме белән яңа обелиск төзелгән.
Өч ел рәттән кыш айларында юлларны кардан чистарту өчен "Кама Тамагы"АХП белән килешү төзелә. Зиратларда өмәләр оештырыла.
Авыл кибетенә (РайПО) капиталь ремонт ясаганнар, тагын бер кибет - "Юмарт" кибете эшли.
Алга таба Дамир Габделхәй улы кыскача социаль-мәдәни учреждениеләр эше турында сөйләде. 1 сентябрьдә Келәнче мәктәбенә 29 укучы барачак, шуның 5се - беренче сыйныфка. Балалар бакчасына 8 бала йөри.
1979 елда төзелгән авыл мәдәният йортына капиталь ремонт кирәк.
Авыл җирлеге башлыгы авылдашларны үзсалым буенча референдумда актив катнашырга чакырды.
Фермер Рамил Сафин уңышлы гына эшли. Аның җитәкчелегедә 6 кеше хезмәт куя, акчаны вакытында түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев