Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2021 елның 1 гыйнварына Кама Тамагы муниципаль районының хезмәт базарындагы вәзгыятькә кыскача анализ

Бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр: табиблар, автомобиль йөртүчеләр, тракторчылар, төрле эшчеләр.

2021 елның 1 гыйнварына Кама Тамагы муниципаль районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә  79 кеше теркәлгән (2020 елның 1 гыйнварына - 33 кеше).

2021 елның 1 гыйнварына теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 1,0% ын тәшкил итә (01.01.2020 елга – 0,48 %).

2021 нче елның 1 нче гыйнварына эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән эш урыннары 35 берәмлек тәшкил итә (2020 нче елның 1 нче гыйнварына – 80 берәмлек).

Иң күп вакансияләр хезмәт күрсәтү (5 вакансия),  сәламәтлек саклау (4 вакансия), төзелеш (4 вакансия), мәгариф (2 вакансия) өлкәләрендә тәкъдим ителә.

Барлык рәсми вакансияләр белән, https://trudvsem.ru/ сылтамасы буенча кереп, «Россиядә эш» порталында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X