Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

20 июльдә мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтәчәк

Бу көн Татарстанда рәсми рәвештә ял көне булып санала. Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин изге бәйрәмне үткәрү тәртибе белән таныштырды.

Казыйлар карары нигезендә, иртәнге намаз 02:30 сәгатьтә укылачак, - ди Галимулла хәзрәт Яруллин . – Район мәчетләрендә бәйрәм вәгазе 03:30 сәгатьтән 04:00 сәгатькә кадәр сөйләнәчәк, гает намазы 04:00 сәгатьтә укылачак, корбан чалу 04:30 сәгатьтә башланачак.

Быел корбан чалу өчен нисаб күләме 36 мең сум тәшкил итә.

Корбан нисабы ул - мөселманның бурычларын һәм мәҗбүри чыгымнарын исәпкә алып, Корбан гаете көннәрендә корбан чалдыру мөмкинлеге бирә торган ирекле акчалар дигән сүз. Димәк, мөэминнең бурычларын һәм мәҗбүри чыгымнарын исәпкә алып, артык 36 мең сум акчасы булган очракта, аның корбан чалдыру бурычы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев