Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

20 гыйнварда Кама Тамагы Варварино һәм Олы Бортас авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары үткәрелде (фото)

Ике очрашуда да муниципаль район башлыгы Павел Лоханов катнашты. Узган ел башкарылган эшләр турында Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин отчет ясады. Көрәледә дүрт урамга вак таш җәяргә кирәк. Ике авылда да суүткәргеч салынган, димәк һәр йортка диярлек су үткәрелгән. Яз башында авыл халкы үзсалым мәсьәләсе буенча референдум үткәрергә планлаштыра....

Ике очрашуда да муниципаль район башлыгы Павел Лоханов катнашты.

Узган ел башкарылган эшләр турында Варварино авыл җирлеге башлыгы Рушан Нотфуллин отчет ясады. Көрәледә дүрт урамга вак таш җәяргә кирәк. Ике авылда да суүткәргеч салынган, димәк һәр йортка диярлек су үткәрелгән. Яз башында авыл халкы үзсалым мәсьәләсе буенча референдум үткәрергә планлаштыра. Башкарачак эшләр күп. Ә бергәләшеп һәм хәбәрләшеп эшләү күпкә җиңел булачак. Варваринода урам утларын ремонтлау эше алып барыла.
Көрәледә дә бар җирдәге кебек үк кар күп яуган. Тракторчы Райнур Нотфуллин урамнарны кардан чистартып тора, әмма көчле бураннан соң МТЗ тракторына барлык эш күләмен башкару авыргарак туры килә. Халык бу мәсьәләне җыелышта күтәреп чыкты.
- Бульдозер кирәк, чөнки кар бик күп яуды. Бу хәлдән чыгу өчен АХП ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
Бүлекчәдәге эшләр турында аның җитәкчесе Дамир Сабиров сөйләде.
Элеккечә, җир пайлары арендасы өчен түләү көнүзәк мәсьәлә булып кала. Авыллар арасындагы юлга да күптән ремонт кирәк. Авылда яшәүчеләрнең күбесе су өчен исәпләнгән акча күләме белән килешми. Халык шулай ук буаны төзекләндерүдә дә ярдәм сорады.
Олы Бортас авыл җирлегендә катнашучылар алдында отчет доклады белән җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев чыкты. Җыелыш Балчыклы авылында үткәрелде. Бу авылдан чыккан кешеләр авылдашларына күп кенә проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтә. Яңа төзелгән мәчет матур булып күренеп тора, янәшәдә ачык төсләргә буялган балалар мәйданчыгы игътибарны җәлеп итә. Җәй айларында өч торак пунктка да юлларга вак таш җәелгән. Биредә чишмәләрне төзекләндерәләр, беседкалар ясыйлар. Әмма халыкны борчыган проблемалар да бар. Авыл кырыенда кабан дуңгызлары күренгәли, алар кешеләр өчен куркыныч тудыра. Карл Маркс урамында үзәктән ераккарак киткән саен электр челтәрендәге көчәнеш кими. Кешеләр сыер саву аппаратыннан да, башка куәтле электр техникасын да файдалана алмый. Балчыклы авылында яшәүчеләр балалар бакчасының ябылу мөмкинлеген борчылып сөйләделәр. Кайчагында юлчылар трассаны чистартканда авылга керү юлын кар белән томалап китә икән.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев