Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“112” ярдәмгә килә

Теләсә кем махсус хезмәтләр ярдәменә мохтаҗ булырга мөмкин, аеруча җәйге ял һәм каникул вакытында. Без барыбыз да табигатьтә ял итәргә, кояшта кызынырга, урманга барырга яратабыз, кайберәүләр экстремаль ялны үз итә. Әмма кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, күпләр нинди номерны җыярга кирәклеген белми. Кама Тамагы...

Теләсә кем махсус хезмәтләр ярдәменә мохтаҗ булырга мөмкин, аеруча җәйге ял һәм каникул вакытында. Без барыбыз да табигатьтә ял итәргә, кояшта кызынырга, урманга барырга яратабыз, кайберәүләр экстремаль ялны үз итә. Әмма кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, күпләр нинди номерны җыярга кирәклеген белми.

Кама Тамагы муниципаль районында гражданнар оборонасы идарәсе җитәкчесе Артур Левагин мәгълүматларына караганда, районның Бердәм диспетчерлык хезмәтенә айга ике-өч мөрәҗәгать керә. Искәртеп китик, алар белән 010, яисә 112 номерын җыеп элемтәгә чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта калган номерларны да искә төшерү артык булмас: 020- полиция, 030- ашыгыч ярдәм, 040- газ хезмәте. Мисалларга тукталып китик. Нинди очракларда бу хезмәткә шалтыратырга була соң? Шушы көннәрдә генә янгын сүндерүчеләр Кама Тамагы һәм Тенеш штплары арасындагы юлда коры үләнгә капкан утны сүндерүгә чыккан. Утның урманга күчү куркынычы булган. Шулай ук Зимовье районында ял итүче туристлар шушы номергы шалтыратып, Идел елгасында бер ир-атның батып үлүен хәбәр иткән. Июль аенда Лаеш районында ике егет һәм ике кыз резин көймәгә утырып ял итәргә булган, җил аларны безнең район ягына чыгарган. Бу турыда безгә Лаеш районыннан хәбәр итәләр. ГИМС инструкторы Нияз Нуриев катер белән чыгып, әлеге кешеләрне коткарган. 18 июльдә Балтач авылында янгын чыгу турында хәбәр алына, аның сәбәбе - электр чыбыкларындагы төзексезлек. Бу йортта кеше яшәмәгән, йорт та, йорт яны корылмалары да янып, көлгә әверелгән. Районның Бердәм диспетчерлык хезмәтендә дүрт кеше эшли, алар шалтыратуларны кабул итә, ашыгыч хезмәтләр- ашыгыч ярдәм күрсәтү, полиция һәм газ хезмәте белән элемтәгә керә. Әгәр сез сәламәтлеккә куркыныч янаучы авыр хәлдә калгансыз икән, кәрәзле телефоннан 112 номерына шалтырата аласыз. Бу турыда туганнарыгызга, якыннарыгызга, балаларыгызга да әйтегез. Куркынычсызлык турында алдан кайгыртырга кирәк. Сакланганны Аллаһ саклармын дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев