Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 сентябрьдән машиналарны техник яктан тикшерүгә үзгәрешләр кертелә

1 сентябрьдән шәхси автомобильләрне техник яктан тикшерү (техосмотр) кагыйдәләре үзгәрә. Бу турыда «Прайм» агентлыгына Мәскәү Политехника университетының «Җир транспорты чаралары» кафедрасы доценты, Автомототранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау илкүләм ассоциациясе президенты Сергей Зубриський сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, хәзер тикшерүчеләр машина йөртүчедән аптечка, янгын сүндергеч һәм авария вакытында куела торган юл билгесе булуны таләп итмәячәк. Транспортның төп агрегатларында бераз гына май һәм сыеклыклар агып төшүне контрольдә тотудан туктаячак. Әмма, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, техник яктан тикшерү өчен мәҗбүри булмаган барлык җиһазлар да машинада булырга тиеш. Белгеч сүзләренчә, юл хәрәкәте иминлегенә әһәмиятле булмаган йогынты ясый торган төзексезлекләр техник яктан тикшерү кагыйдәләреннән төшереп калдырылган. Тик, шәхси автотранспортка техник карау үткәрү туктатылуга карамастан, төзек булмаган автомобильдә йөрергә ярамый. Иң мөһиме – машинаның төзеклеген хәрәкәттә вакытта тәэмин итү, шуңа күрә техник яктан тикшерү куркыныч тудыра торган техник проблемаларны визуаль рәвештә ачыклау өчен кирәк, диде Зубриський.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X