Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 февральдән татарстанлылар пенсиясе 11,4 процентка артачак

1 февральдән 1013 меңнән артык татарстанлының иминләү пенсияләре 2014 елда кулланучылар бәясе артудан чыгып 11,4 процентка индексацияләнәчәк. 11,4 процентка иминләү пенсиясе белән бергә аңа билгеле күләмдәге түләүләр дә ( элеккеге билгеле база күләменең аналогы) индексацияләнәчәк. Татарстан Республикасындабилгеләнгән түләүләрне исәпкә алып картлык буенча иминләү пенсиясенең уртача күләме 12,3 мең сум тәшкил...

1 февральдән 1013 меңнән артык татарстанлының иминләү пенсияләре 2014 елда кулланучылар бәясе артудан чыгып 11,4 процентка индексацияләнәчәк.

11,4 процентка иминләү пенсиясе белән бергә аңа билгеле күләмдәге түләүләр дә ( элеккеге билгеле база күләменең аналогы) индексацияләнәчәк. Татарстан Республикасындабилгеләнгән түләүләрне исәпкә алып картлык буенча иминләү пенсиясенең уртача күләме 12,3 мең сум тәшкил итәчәк. 2015 ел дәвамында пенсияләрне арттыруга килгәндә исә 1 апрельдән узган елда РФда пенсионерның яшәү минимумы арту темпын исәпкә алып, социаль пенсияләр дә индексацияләнәчәк. Август аенда эшләүче пенсионерларның иминләү пенсияләре яңадан исәпләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев