Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш башлана

Бу турыдагы Күрсәтмәгә Россия Президенты В.В.Путин кул куйган. Документ буенча бу язда Кораллы көчләр сафларына һәм илебезнең башка көч структураларына хәрби хезмәткә 134500 кеше чакырылачак.

Район чакырылыш комиссияләре утырышлары башкарма комитет җитәкчесе рәислегендә уза һәм алар 2022 елның апрелендә үз эшен башлап җибәрәчәк. Комиссия утырышларына хәрби хезмәткә яраклы гражданнар, шулай ук хәрби хезмәтне кичектереп торуга яки төрле сәбәпләр буенча аннан азат ителүгә хокуклы егетләр чакырылачак.

Россия Оборона министры Сергей Шойгу солдатларның бернинди дә кайнар нокталарга җибәрелмәячәген ассызыклады. Шул ук вакытта армиядә ковидка каршы барлык чаралар дәвам ителәчәк. Узган елның язгы чакырылышында хәрби хезмәткә чакырылган барлык солдатлар да, хезмәт итү вакыты беткәч, запастагы хәрбиләр буларак, өйләренә кайтарылачак.

Солдатларның беренче төркеме агымдагы елда майның өченче ункөнлегендә җибәреләчәк. Язгы чакырылыш кампаниясе чорында гаскәрләргә районнан 18 егет озатылачак, алар арасында югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган гражданнар да булачак.  

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев