Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны

Южная Околицада яшәүче Оркыя Сабированың хезмәт юлы кырыс сугыш елларында башланган.

Аның хезмәт кенәгәсендә алтмышынчы елларга хас булганча, һөнәре «эшче» дип язылган, әмма ул бу язмага кадәр күптән эшли башлаган булган. Бәки авылында туып-үскән Оркыя Сабир кызы да, яшьтәшләре кебек, 14 яшендә үк колхоз кырларында эшләгән. Сугыш чорында бөтен халык – өлкәннәр дә, балалар да, берләшеп, фронтта да, тылда да җиңү өчен көрәшкәннәр. Фронттан яраланып  кайткан абыйсы Ибраһимга урман кисүдә булышкан – аларның чиксез түземлеге һәм сынауларны җиңеп чыгуы, һичшиксез, җиңүне якынайткан һәм сугыш нәтиҗәсендә җимерелгән хуҗалыкны торгызырга ярдәм иткән...

Алга таба да юбилярыбыз район иминлеге файдасына  намус белән эшләвен дәвам итә – 1961 елда ул төзелеш-монтаж идарәсенә урнаша, анда 25 ел эшли, эшче булып башлап, 2 нче разрядлы ташчы булып хезмәт куя. Белгечлеге төзүчеләрнең катлаулы хезмәт шартларына бәйле булуга карамастан, Оркыя Сабир кызы үз эшенә җаваплы карый, югары җитештерү күрсәткечләренә ирешә. Күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән атказанган исеме, ә аннары «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале шуны дәлилли...

Узган гасырның җитме-шенче еллары азагында язмабыз герое Дәүләт иминиятендә хезмәт куйган, ә лаеклы ялга район хакимиятеннән чыккан. Пенсиягә чыккач та, ул берничә ел «Агропромбанк»ның Кама Тамагы бүлекчәсендә эшләгән.

Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны 95 яше тулган көнне ил, республика һәм район җитәкчелегеннән җылы котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.

Озын гомерле ханымны шулай ук «Южная Околица» территориаль-иҗтимагый җирле үзидарә Советы рәисе Татьяна Мозаффарова котлады һәм ТИҮ Советы әгъзалары исеменнән Оркыя Сабир кызына бүләк тапшырды.

Язмабыз герое гади булмаган, әмма лаеклы тормыш һәм хезмәт юлы үткән, язмыш кушуы буенча,  үз балалары булмаса да, ул бөтен мәхәббәтен бертуганнарының балаларына биргән – аларны үз балалары кебек кайгырткан һәм тәрбияләгән. Һәм хәзер инде, өлкән яшендә, ул ялгызы түгел – туганнары һәм якыннары һәрвакыт янәшәсендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X