Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Тулы бер бәхет

Бөек Ватан сугышы ветераны Сәрдәр Әхмәтҗановны 90 яше белән котларга дуслары һәм туганнары бакчадагы мул өстәл артына җыелды. Сугыш ветераны олуг юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәм өстәл белән генә түгел, бүләкләргә дә бай иде, барыннан да элек үзенең зур гаиләсе белән. Сәрдәр Авзал улы үзенең хатыны белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр,...

Бөек Ватан сугышы ветераны Сәрдәр Әхмәтҗановны 90 яше белән котларга дуслары һәм туганнары бакчадагы мул өстәл артына җыелды.
Сугыш ветераны олуг юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәм өстәл белән генә түгел, бүләкләргә дә бай иде, барыннан да элек үзенең зур гаиләсе белән. Сәрдәр Авзал улы үзенең хатыны белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр, 11 оныклары, 10 оныкчыклары бар. Бүген ул үзе генә яши, әмма кызы Рәмзия һәрчак аның белән. Аның тирәсендәге якыннарының ничек тырышып йөргәннәрен күргәч, ул барысын да дөрес эшләгән дигән фикер туа. Өй тулы бала, олысы да, кечесе дә дәү әтиләрен тәбрикләргә килгән. Нәниләр өстәл тирәсендә бөтерелә, шыпырт кына бәйрәм өстәленнән виноград алып ашыйлар, өлкәнрәкләре бәйрәмне фотога һәм видеокамерага төшерә. Ә балаларына җаваплы эш йөкләнгән, алар өстәл әзерләп кунаклар сыйлый. Алар арасында муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев та бар. Ул юбилярга Россия Президенты котлавын укыды, юбилярны тәбрикләргә килгән сугыш һәм хезмәт ветераннары Николай Уртяков, Хәким Галиуллин, Гашыйк Гыйниятуллин һәм башкаларның кулын кысты.
Өстәл янында пешкән чия ботаклары сыгылып тора, бакчада тәртип, түтәлләрдә уңыш өлгерә. Бабаларыбызның гомере намуслы хезмәттә үткән. Үз хезмәтеңнең җимешләре белән бизәлгән шундый матур юбилейлар тагын да булып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев