Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Кырык ел аңлашып һәм килешеп яшиләр

Озак еллар бергә гомер иткән юбиляр парларны хөрмәтләү матур традициягә әверелде, чөнки алар авылыбызның горурлыгы һәм төп кыйммәте.

Гаилә кору һәм аны саклап калу, иңне-иңгә куеп, бергә озак яшәргә бер-берсен яратучы кешеләр генә сәләтледер, мөгаен. 40 ел мәхәббәттә һәм татулыкта яшәүче бәхетле пар һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята.

1984 елның 13 июлендә авылыбызда Шәрәфетдиновлар гаиләсе барлыкка килә. Алексей, армиядә хезмәт итеп, 1981 елда туган совхозына кайта, тракторчы булып эшли башлый. Мария, Буа медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Тәмте участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып урнаша һәм 1983 елның ноябрендә Осинники фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер булып эшли башлый.    

1984 елның 13 июлендә Алексей белән Мария өйләнешәләр. Бүген Алексей Гарәфетдин улы вахта ысулы белән «Витязь-Щит» ҖЧҖда сакчы булып эшли. Мария Анатольевна – 40 еллык стажга ия булган хөрмәтле фельдшер. Шәрәфетдиновлар ике кыз үстергән, дүрт оныклары бар. Мария Анатольевна, тугры хатын, искиткеч хуҗабикә, ул тормыш иптәшен эчкерсез һәм ышанычлы булганы өчен хөрмәт итә.

Гаилә мөнәсәбәтләрендә иң мөһиме – ир белән хатынның бер-берсен аңлап яшәве. Үзара хөрмәт, диалогка ачык булу, бер-береңә ярдәм итү – гаилә бәхетенең мөһим нигезе.

Любовь Каракова, Осинники.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев