Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Күпне кичергән

Узган чәршәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Мария Шишокинаны Бөек Ватан сугышында җиңүгә хәлиткеч борылыш ясаган Сталинград сугышының 70 еллыгы белән котлады. Мария Андреевна Куйбышев Затонда яши, аңа 2012 елның 16 июлендә 90 яшь тулды. Ул һәрчак ярдәм итеп торучы шул ук поселокта яшәгән кызларына бик рәхмәтле, Зөфәр Гарәфиев аңа...

Узган чәршәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Мария Шишокинаны Бөек Ватан сугышында җиңүгә хәлиткеч борылыш ясаган Сталинград сугышының 70 еллыгы белән котлады.
Мария Андреевна Куйбышев Затонда яши, аңа 2012 елның 16 июлендә 90 яшь тулды. Ул һәрчак ярдәм итеп торучы шул ук поселокта яшәгән кызларына бик рәхмәтле, Зөфәр Гарәфиев аңа РФ Президенты Владимир Путин телеграммасын тапшырды.
Идел елгасы ярында Сталинградны саклау һәм гитлерчыларны тар-мар итү максатларында 1942 елның 19 ноябреннән 1943 елның 2 февраленә кадәр сугышлар дәвам итә. Бу көннәрдә 19 яшьлек Мария Андреевна Сталинград өчен ягулык ташучы "Амур" пароходында йөри, ул кочегар була. Бервакыт алар параходына мина эләгә, шартлау була һәм ул бата башлый " Мин йөзә белмим,- дип искә ала мария Андреевна,- үземне коткарып калдылар, документларым югалды. Безне яр буена җыйдылар һәм Әстерханга озаттылар. Без бишәү идек, барыбызга да киемнәр бирделәр. Капитан, механик һәм экипажның күбесе һәлак булды. Әстерханда фатирларга урнаштык, икенче пароходка эшкә урнаштык. Ә берсендә Идел өстендә кып-кызыл кан иде... Бик күпне күрергә туры килде..."
Бөек Ватан сугышы ветераны бу истәлекләрен күзләренә яшь килеп, бик авырлык белән сөйләде. Ул үзенең озын гомерле булу сере белән дә уртаклашты: "Кешегә бик күп яхшылык эшләдем, шул яхшылыкларым шушы яшькә җитәргә мөмкинлек биргәндер инде. Киез итегемне башкаларга кияргә биреп тора идем, облигациягә акча отып, командага тараттым". Һәрчак янәшәгездә изге күңелле кешеләр булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев