Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Юбиляр

11 ноябрьдә Олы Кариле авыл җирлегенең Чаллы авылында яшәүче Насыйров Гайнан Хәким улына 90 яшь тулды. Бу көнне аны МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Олы Кариле авыл җирлеге секретаре Рәдифә Заһирова котлады. Газинур Әүхәт улы юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән чәчәк бәйләме,...

11 ноябрьдә Олы Кариле авыл җирлегенең Чаллы авылында яшәүче Насыйров Гайнан Хәким улына 90 яшь тулды.
Бу көнне аны МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Олы Кариле авыл җирлеге секретаре Рәдифә Заһирова котлады. Газинур Әүхәт улы юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән чәчәк бәйләме, котлау папкасы һәм бүләк, ә Рәдифә Әмир кызы авыл җирлеге исеменнән җылы юрган бүләк иттеләр.
Гайнан Насыйров Чаллы авылында туган. Чаллы башлангыч мәктәбендә 4 класс тәмамлап, колхозда эшли башлый. 9 яшендә ат җигеп сука сукалый, армиягә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли. 1942 елда сугышка китә. Белоруссия фронтында хезмәт итә, анда әсирлеккә төшеп, 3 ел тоткында була. Сугыштан соң 1947 елда авылда Фәүзия апа белән тормыш корып 7 бала: 4 малай, 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә барлык балалары да исән-сау, 17 онык, 19 оныкчык тәрбиясендә көн күрәләр. Сугыштан соңгы елларда колхозда тракторчы, төзелештә ташчы булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X