Идел таннары
  • Рус Тат
  • Йөрәгегез курыкмый типте

    Бөек Ватан сугышы батырлары турында бик күп китаплар язылган, бик күп фильмнар төшерелгән. Без аларның күбесенең биографияләрен яттан беләбез дип әйтә алабыз. Әмма без үзебезнең авылларда, тирә-күршеләребездә яшәүче Бөек Ватан сугышы каһарманнарының биографияләрен, сугышчан юлларын беләбез дип әйтә алабызмы икән? Бар алар, безнең янәшәбездә яшиләр. Мин шул каһарманнарның берсе, авылдашыбыз...

    Бөек Ватан сугышы батырлары турында бик күп китаплар язылган, бик күп фильмнар төшерелгән.

    Без аларның күбесенең биографияләрен яттан беләбез дип әйтә алабыз. Әмма без үзебезнең авылларда, тирә-күршеләребездә яшәүче Бөек Ватан сугышы каһарманнарының биографияләрен, сугышчан юлларын беләбез дип әйтә алабызмы икән? Бар алар, безнең янәшәбездә яшиләр. Мин шул каһарманнарның берсе, авылдашыбыз - Мәннапов Кәлимулла Гайнулла улы турында язарга булдым. Ул 1924 елда Иске Казиле авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, тимерчелектә эшли башлаган. 1941 нче ел... Сандугачлар сайрап торган июнь аеның 22 нче таңы атып килә. Балалар да, олылар да тәмле йокыга талган. Бар җир тын һәм менә кинәт... көчле шартлау тавышы. Илебезнең тыныч күген кара төтен каплый. Фашистлар, халыкның тынычлыгын бозып, илебез чикләрен үтеп керәләр. Бөек Ватан сугышы башлана. Башкалар белән беррәттән, Иске Казиленең бик күп уллары да, ата-аналары, хатыннары, балалары белән хушлашып, сугышка китәләр. Әмма Кәлимулла Гайнулла улына алар белән китәргә әле иртәрәк була. Аңа әле яңа гына 17 яшь тулган. Ул үзе кебек яшьтәшләре белән бергә, икенче, әмма бик мөһим фронтка- хезмәт фронтына баскан. Тимерчелектә авыл кешеләре өчен төрле көнкүреш әйберләре чүкегән. Алар белән бергә Совет Армиясенең хәрәкәтләре, җиңүләре, җиңелүләре турында борчулы һәм шатлыклы хәбәрләрне тыңлаган. Менә 1942 ел җиткән. Кәлимуллага 18 яшь тулган. "Менә синең чират та җитте. Син сугышчан сафларга басарга әзерме?"- дигән аңа Ватан-ана. "Әзер,"- дигән ул һәм, мылтыгын алып, сугышка киткән. Заманалар авыр, ашарга юк диярлек, өстә хәрби кием. Зур, авыр итекләрне сөйрәп, пычрак юл буйлап дистәләгән километрларны үтүе ай-һай бер дә җиңел булмагандыр. Әмма ул түзгән, иптәшләренә күз салган, алар бит сынатмыйлар, димәк, ул да бирешмәскә тиеш. Тиздән Кәлимулланы хәрби флотка алганнар. Ул бу вакытта бик күп сугышларда катнашып чыныккан, утны-суны кичкән чын сугышчы булган. Тральщикта орудие командиры булып хезмәт итә башлаган. Аларның кечкенә генә батыр кораблары бик күп дошман миналарын зарарсызландырган, бик күп зур корабларга юлны ачкан. Бу куркыныч һәм авыр эшне алар батырларча эшләгәннәр, ә бит аларга адым саен үлем куркынычы янаган, һәр мизгелдә аларның кораблары минага эләгеп шартлау мөмкин булган, әле, өстәвенә, дошман һавадан да гел борчып торган. Ленинград блокадада калгач, алар легендар "тормыш юлы"н дошман миналарыннан чистартканнар. Ятим балаларга, ач кешеләргә дигән продукция төялгән кораблар, минага эләгеп диңгез төбенә китмәсен өчен, көн-төн тырышканнар. 1945 елның 9 маен алар илебезнең барлык халкы белән бергә шатланып каршы алганнар. Бу зур бәйрәмне өйләрендә дә, Берлинда да түгел, ә үзләренең нәни корабларында-тральщикта каршылаган. Сугыш беткән, ләкин Кәлимулланың экипажы өчен әле ул дәвам иткән. Илебезнең су киңлекләрендә бик күп миналар үзләренең корбаннарын сагалап ятканнар. Аларны юкка чыгырырга, куркынычсызландырырга кирәк булган. Сугыш беткәч тә Кәлимулла бабай өч ел буе үлем куркынычы астында йөрергә мәҗбүр булган. Өенә ул бик күп орден һәм медальләр тагып кайткан. Авылга кайткач, ул җиң сызганып, эшкә керешкән. Укып кайткач, агроном, колхоз рәисе булып эшләгән. Әмма кайда гына булмасын: сугыштамы, тыныч тормыштамы үзенә тапшырылган эшне намус белән башкарган. Бүгенге көндә ул: "Ходайга мең шөкер" -дип, уллары, оныклары белән чөкердәшеп тыныч кына яшәп ята. Шушы көннәрдә Мәннәпов Кәлимулла Гайнулла улына 90 яшь тулды. Без аңа сәламәт картлык, калган көнәрендә балалары, якыннары тәрбиясендә кадерле әти, дәү әти булып яшәвен телибез. Сугыш ачысын беркем дә, беркайчан да татымасын. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын! 5 гыйнварда Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илдан Шәйморзин һәм Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев Бөек Ватан сугышы ветераны, элеккеге Иске Казиле авыл Советы рәисе Мәннәпов Кәлимулла Гайнулла улын юбилее белән котлады. Илдан Галимҗан улы юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Кама Тамагы муниципаль район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Илдус Хатыйп улы шулай ук авыл җирлеге исеменнән котлау открыткасы һәм йомшак одеял алып килгән иде.

    Кунаклар юбилярга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, туганнар игътибарын һәм ихтирамын теләде. Кәлимулла Гайнулла улы үз чиратында район җитәкчелегенә һәм авыл җирлегенә зур рәхмәтен җиткерде. Кәлимулла Гайнулла улы тормыш иптәше Гафия Хәйретдин кызы белән 7 бала тәрбияләп үстергән, барысына да югары белем биргәннәр. Хәзерге вакытта 12 оныклары һәм 8 оныкчыклары бар. Бу көнне алар да бәйрәм табынына җыелган иде.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: