Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Җилкәннәр җилдә сынала...

Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, туган халкы, аның теле, мәдәнияте өчен янып яшәүче олы йөрәкле кеше - Даимә Гәрәй кызы Дәүләтшина 1945 елның 28 февралендә ишле гаиләдә 9 нчы бала булып дөньяга килә. 7 еллык мәктәпне Яңа Сала авылында тәмамлап, Олы Кариле мәктәбендә 4 ел укый. Урта белем...

Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, туган халкы, аның теле, мәдәнияте өчен янып яшәүче олы йөрәкле кеше - Даимә Гәрәй кызы Дәүләтшина 1945 елның 28 февралендә ишле гаиләдә 9 нчы бала булып дөньяга килә.

7 еллык мәктәпне Яңа Сала авылында тәмамлап, Олы Кариле мәктәбендә 4 ел укый. Урта белем алгач, Казанга, педагогия институтына юл тота. Гыйлемгә омтылган кыз бала институтның математика бүлеген уңышлы тәмамлый. Яшь белгечне Казиле мәктәбенә эшкә билгелиләр. 2 ел ул анда математика фәнен укыта, завуч булып эшли. Даимә апаның күңеле туган авылына тарта. 1969 елда авылына кайтып, Әхмәт абый белән матур гаилә коралар. Үз авылында да математика укыта ул. Аның һәр дәресе балаларга ачыш алып килә, кызыклы һәм мавыктыргыч фән дөньясына чакыра. 10 ел завуч булып эшли. Ул елларда Даимә Гәрәй кызы тырышлыгы белән кичке мәктәп ачыла, укучыларга урта белем алу мөмкинлеге туа. 1984-1985 уку елында мәктәп директоры итеп билгеләнә. Шул елларда ата-аналар, балалар соравы буенча сигез еллык мәктәп урта мәктәпкә әйләнә. Аңа 21 ел эшләү дәверендә төрле кыенлыклар аша үтәргә, мәктәп данын югары күтәрү өчен күп көч түгәргә туры килә. 1996 елда аның тырышлыгы белән иң беренчеләрдән булып мәктәпкә газ кертелә. Җәмәгать эшендә дә актив катнаша ул. Мәктәптә профсоюз җитәкчесе, авыл советында эчүчелеккә каршы көрәш комиссиясе рәисе, укытучылар белән берлектә спектакльләр куеп йөрү дисеңме, барысы да була. Ул үзенең сабырлыгы, әдәплелеге, тормыш тәҗрибәсе, үтә дә таләпчәнлеге белән зур тәрбияви һәм киң аңлату эшләре алып бара. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак, ул авылда да, районда да тирән ихтирам һәм абруй казанган шәхес. Мәктәптә укытучылар еш алышынып торуын исәпкә алып үз укучыларыннан укытучылар коллективы туплаган: Хәлим Хөснетдинов, Илнур Шәһивәлиев, Рәшит Гыймадиев, Илсөяр Саттарова, Мәдинә Идрисова, Венера Вафина, Дилбәр Миңнуллина, Римма Гыймадиева һ.б. Хезмәт сөючәнлеге, һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел булуы, үз эшен төгәллек, намус белән башкарганы өчен ул күп еллар РОНОда оештырылган "Яшь җитәкеләр берләшмәсе"н дә алып бара. Даимә Гәрәй кызы 5 ел авыл советы, 10 ел район советы депутаты булып тора. Депутат булып эшләү дәверендәавылыбыз яңа күперле була. Гомумән, тормыш юлында очраган һәрбер кеше Даимә апага рәхмәтледер. Аңардан үрнәк алып, югары уку йортларында белем алган бик күпләр әле дә аңа еш шалтыратып хәлен белә. "РСФСР мәгарифе отличнигы", "СССР мәгарифе отличнигы" ветеран-укытучы гаиләсендә дә бик бәхетле. Әхмәт абый белән иңне-иңгә куеп бергә яшәүләренә дә быел 45 ел булды. Кызлары Гөлназны тәрбияләп, олы тормыш юлына бастырдылар. Тормыш иптәше Эдуард белән 2 кыз- Энҗе һәм Алисәне үстерәләр. Оныкларының яраткан дәү әни, дәү әтиләре алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев