Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

«Ильяс икенче гомер бүләк итте»

29 майда Олы Кариле авылында яшәүче Һаҗәр Гайнетдиновага 90 яшь тулды. Аны әлеге истәлекле көне белән котларга МР Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов, авыл җирлеге вәкиле Рәдифә Закирова килгән иде. сугыш башланганда аңа 18 яшь була һәм ул амбулаториядә шәфкать туташы булып эшли. 1943 елда хәрби комиссариат юлламасы белән аны...

29 майда Олы Кариле авылында яшәүче Һаҗәр Гайнетдиновага 90 яшь тулды.
Аны әлеге истәлекле көне белән котларга МР Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов, авыл җирлеге вәкиле Рәдифә Закирова килгән иде.
сугыш башланганда аңа 18 яшь була һәм ул амбулаториядә шәфкать туташы булып эшли. 1943 елда хәрби комиссариат юлламасы белән аны Казанның хәрби госпиталенә күчерәләр. «Вакыт белән исәпләшмичә, көнне төнгә ялгап, килгән санитар эшелоннардан яралыларны ташыдык, беренче медицина ярдәме күрсәттек»,- дип искә ала Һаҗәр апа. сугыштан соң ул шунда ук эшләвен дәвам итә, бары тик 1949 елда гына туган авылы - Тәтеш районының Алабирде авылына кайта. 1957 елда Олы Кариле егете Хәбиргә кияүгә чыга. Гомере буе җирле амбулаториядә шәфкать туташы булып эшли.
Авыр сугыш еллары үзен сиздерми калмаган. Ул үзе дә авырып китә. «Беркайчан да онытасым юк: ЦРБның баш табибы Ильяс Миңневәлиев миңа икенче гомер бүләк итте, үлемнән коткарып калды. Рәхмәт аңа. Район башлыгы Зөфәр Гарәфиев та Җиңү көне белән шәхсән үзе котларга онытмый. Невропатолог Фирдәвес Нәҗмиевага да рәхмәт». Бүген Һаҗәр апа кызы Асия гаиләсе белән җитеш тормышта яши, аны барысы да ярата. «Оныгым Аяз уңышлары белән уртаклашырга иң беренче миңа килә. Ул дүртенче сыйныфта укый. Быел математикадан район олимпиадасында катнашып, II урын алды, грамота белән бүләкләнде». Асия ханым әбекәйне район газетасын укып, соңгы яңалыклардан хәбәрдар булуын, Василиса Галицина фаҗигасен борчылып күзәтүен әйтте, чөнки ул үзе медик. Әлеге гаиләдә өч медик бар.
Илдар Вахитов МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән юбилей белән котлауны һәм РФ Президенты Владимир Путин телеграммасын укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев