Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Иң матур җырларны сайлап кына

19 август көне район мәдәният йорты сәхнәсендә һәвәскәр җырчы, районыбыз сандугачы, күп кенә район һәм республика конкурслары лауреаты Суфия Гобәйдуллинаның 60 яшьлек юбилеена багышланган кичә булып узды. Үзен белгәннән бирле җыр-моңга, сәхнәгә гашыйк ханым үзенең күркәм гомер бәйрәмен бу көнне үзенең якыннары, туганнары, сыйныфташлары һәм иҗат дуслары белән ягәшәдә күңелләрне...

19 август көне район мәдәният йорты сәхнәсендә һәвәскәр җырчы, районыбыз сандугачы, күп кенә район һәм республика конкурслары лауреаты Суфия Гобәйдуллинаның 60 яшьлек юбилеена багышланган кичә булып узды.

Үзен белгәннән бирле җыр-моңга, сәхнәгә гашыйк ханым үзенең күркәм гомер бәйрәмен бу көнне үзенең якыннары, туганнары, сыйныфташлары һәм иҗат дуслары белән ягәшәдә күңелләрне сихри җырларга күмеп билгеләп үтте. Залда буш урыннарның булмавы да район тамашачыларының Суфия ханым иҗатын яратулары, аны хөрмәт итүләре хакында сөйли. Кичә исә юбиляр башкаруында "Картаямыни соң йөрәк" җыры белән башланды.

Суфия ханым Кече Мәрәтхуҗа авылында Хәкимҗан абый белән Рәисә апа гаиләсендә иң төпчек, җиденче бала булып туган. Кече Мәрәтхуҗа белән Олы Карамал авылы арасындагы мәктәп сукмагын җырлый-җырлый ун ел буе таптый. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Казан шәһәренә юл тота.

Бу хакта тулырак газетабызның 62нче санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X