Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Хөрмәткә лаек

Балчыклы авылының иң өлкән ак әбисе Мөлекова Миңнегайшә Ярулла кызы 1918 елның 25 октябрендә Балчыклы авылында дөньяга килә. Балчыклы башлангыч мәктәбендә 4 класс белем алганнан соң, колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 1941 елда күрше Көрәле авылы егете Хәсәнов Гарифка кияүгә чыга. Сугыш башлангач ирен сугышка озата, 1943 елның 13 ноябрендә иренең...

Балчыклы авылының иң өлкән ак әбисе Мөлекова Миңнегайшә Ярулла кызы 1918 елның 25 октябрендә Балчыклы авылында дөньяга килә.
Балчыклы башлангыч мәктәбендә 4 класс белем алганнан соң, колхозда төрле эшләрдә эшләгән.
1941 елда күрше Көрәле авылы егете Хәсәнов Гарифка кияүгә чыга. Сугыш башлангач ирен сугышка озата, 1943 елның 13 ноябрендә иренең үле хәбәре килә. Ире үлгәннән соң ул кире туган авылына әйләнеп кайта, балалар үстерергә насыйп булмый.
Сугыш чорында Миңнегайшә әби ирләр күтәрә алмаслык эшләр башкара. 3 ай ярым окопта эшләгән, 3 ел ат җигеп Ясная Поляна урманыннан Тәмтегә урман кисеп ташыган. Бер ел Юдино станциясендә вагоннарга утын төяп торган. Аннан кырчылык бригадиры булып эшләгән.
1973 елда лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә авылда энесенең хатыны, энесенең балалары тәрбиясендә яши.
Кама Тамагы муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов, Олы Бортас авыл җирлеге секретаре Фәния Төхвәтуллина аны 95 яшьлек юбилее белән котлап, истәлекле бүләк тапшырдылар.
Илдар Гариф улы юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән котлау папкасы һәм бүләк тапшырды. Фәния Мидхәт кызы Миңнегайшә Ярулла кызына авыл җирлеге исеменнән җылы юрган бүләк итте.
Кунаклар юбилярга нык сәламәтлек, күңел көрлеге, якыннары һәм туганнарының игътибарлы булуын теләделәр. Миңнегайшә әби үз чиратында район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенең игътибар һәм хөрмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев