Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Хөрмәт казанган кеше

    Гыйнварда районда хөрмәтле кешеләрнең берсе - Зөфәр Гарифуллин юбилеен билгеләп үтә. Ул социаль-икътисадый, идарә тармакларында эшләп, бөтен гомерен үзе сайлаган икътисадчы һөнәренә тугры калган. бервакыт үзенең хезмәт эшчәнлегендә юлын сайлап, озак еллар җаваплы урыннарда намуслы, һөнәри хезмәт куеп, моның очраклы гына сайланмавын исбатлый. Зөфәр Нәҗип улы Олы Яңасала авылында туган....

    Гыйнварда районда хөрмәтле кешеләрнең берсе - Зөфәр Гарифуллин юбилеен билгеләп үтә. Ул социаль-икътисадый, идарә тармакларында эшләп, бөтен гомерен үзе сайлаган икътисадчы һөнәренә тугры калган. бервакыт үзенең хезмәт эшчәнлегендә юлын сайлап, озак еллар җаваплы урыннарда намуслы, һөнәри хезмәт куеп, моның очраклы гына сайланмавын исбатлый.
    Зөфәр Нәҗип улы Олы Яңасала авылында туган. Шунда ук сигезьеллык һәм Олы Кариледә урта мәктәпләрне тәмамлаганнан соң «Яңа юл» колхозыннан Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы институтына юллама алып, ВУзга икътисадчы белгечлеге алырга укырга керә. 1974 елда институтны тәмамлаганнан соң туган хуҗалыгына баш икътисадчы вазыйфасына билгеләнә.
    Зөфәр Нәҗип улы үзенең беренче остазы - «Яңа юл» колхозы рәисе һәм Бөек Ватан сугышы инвалиды Фатыйх Саттаровны зур хөрмәт һәм аерым бер җылылык белән искә ала.
    - Мин Фатыйх Исмәгыйль улыннан алган беренче тормыш сабаклары өчен аңа бик рәхмәтлемен. Тәҗрибәсенә һәм яшенә карамастан, ул яшь белгеч буларак, минем уй-фикерләремне, идеяләремне, тәкъдим-нәремне аңлады һәм хуплады. Ул эшләгән чорда колхоз бүлекчәсенең хуҗалык эшчәнлегендә уңай үзгәрешләргә ирешелде. Колхоз продукция җитештерү һәм чыгымнарны экономияләгән өчен икътисадый стимуллаштыру чаралары нәтиҗәсендә хуҗалык исәбенә күчерелде.
    1978 елда партия райкомы инициативасы белән Зөфәр Гарифуллинны «Большевик» колхозы рәисе урынбасары, партоешма секретаре итеп билгелиләр. Дүрт ел бу вазыйфаларда эшләү аңа зур оештыру эшчәнлеге тәҗрибәсе бирә. Аннары уңышлы эшләүче икътисадчы, белдекле хуҗалык итүчене район башкарма комитеты финанс бүлеге мөдире һәм Кама Тамагы район башкарма комитеты әгъзасы итеп билгелиләр. Ул вакытта район башкарма комитеты рәисе булып Кыязим Баязитов эшли, Зөфәр Нәҗип улы үз эшчәнлегендәге бу чорны искө алып, ул вакытта керемнәр буенча планның үтәлеп килгәнлеге, недоимкалар булмавы, бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакын бер көн дә тоткарламыйча түләүләре турында искә ала. Җитәкчесе - Кыязим Баязитов, аны кабул иткән, ярдәм кулы сузган, һәрдаим хуплаган район финанс бүлеге коллективы турында рәхмәт хисләре белән искә төшерде.
    1987 елдан 1991 елга кадәр ул КПСС райкомының гомуми бүлеге мөдире булып эшли. Җирле үзидарәнең яңа органнары - район хакимияте оешуның беренче көннәреннән Зөфәр Гарифуллин хакимият аппаратын җитәкли, аннары аны икътисадый мәсьәләләр буенча район хакимияте башлыгы урынбасары итеп күчерәләр. Яңа иҗтимагый-икътисадый строй башлануның катлаулы, хуҗалыклар үзгәргән, җәмәгать аңының борылыш вакыты аның һәм хакимият коллективы өчен сынау, киеренке эш чоры була, чөнки илебез яңа икътисадый мөнәсәбәтләргә күчә башлый.
    Хакимиятнең муниципаль органнары төзелә башлагач 2006 елдан 2008 елга кадәр Зөфәр Нәҗип улы башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары булып эшли. 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр ул муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев киңәшчесе. Зөфәр Нәҗип улы Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, «Казанның меңъеллыгы» медале һәм башка кайбер бүләкләр белән бүләкләнгән. Бай һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе булган Зөфәр Нәҗип улы Гарифуллин бүген районга, аның халкына файдалы булырга тырыша.
    Үзенең бай, озын хезмәт биографиясе вакытында ул районның алты җитәкчесе белән эшләргә өлгерә, бүген Зөфәр Гарәфиев җитәкчелегендә эшләп, ул бар җитәкчеләрне дә аны аңлаулары һәм хуплаулары турында сөйли, ул аларга белгеч һәм кеше буларак та рәхмәтле.
    Хезмәттәшләре, танышлары Зөфәр Нәҗип улы турында ачык, коммуникабельле, игелекле кеше һәм тәҗрибәле белгеч, ә район халкы киңәш һәм эш белән дә ярдәм итүче җитәкче буларак белә.
    Яхшы гаилә башлыгы, яраткан әти һәм дәү әти - районда хөрмәт казанган кешенең икенче сыйфаты.
    Зөфәр Нәҗипович Сезне күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз. Хезмәттәшләргез һәм район халкының ихтирамы саекмасын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: