Идел таннары
  • Рус Тат
  • Һөнәргә тугрылык

    Хөрмәтенә, данга лаек була Саф намуслы хезмәт кешесе. Җирдә үз урыныңны табып була Йөрәгеңне бирсәң эш өчен. Без авылыбызда яшәп тә, янәшәбездә әнә шулай эш өчен бөтен йөрәген, барлыгын биргән кешеләр турында барысын да белеп бетермибез. Олы Салтык авылында туып, ярты гомерен авылның баш хисапчысы булып хезмәт иткән авылдашыбыз Гарифуллин...

    Хөрмәтенә, данга лаек була
    Саф намуслы хезмәт кешесе.
    Җирдә үз урыныңны табып була
    Йөрәгеңне бирсәң эш өчен.
    Без авылыбызда яшәп тә, янәшәбездә әнә шулай эш өчен бөтен йөрәген, барлыгын биргән кешеләр турында барысын да белеп бетермибез. Олы Салтык авылында туып, ярты гомерен авылның баш хисапчысы булып хезмәт иткән авылдашыбыз Гарифуллин Хәлиулла Ярулла улы шундыйларның берсе.
    Хәлиулла абый 1928 елның 3 февралендә Гарифуллиннар нигезендә беренче ир бала булып дөньяга килә. Әтисе Ярулла, әнисе Шәмсебану гади колхозчылар. Аның балачагы бик матур башланып китә. Кадер-хөрмәткә күмелгән малайны барысы да ярата. Гаиләдә биш бала үсәләр: Хәлиулла, Галиулла, Ибраһим, Нурулла, Гайшә.
    1936 елда 35 бала беренче класска керәләр. Беренче укытучысын яхшы хәтерли Хәлиулла абый - килгән укытучы Сания апа иде, ди. Сөенә-сөенә укып йөргәндә, 1941 елны Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның 26 августында әтисен сугышка алалар. Бу вакытта кечкенә сеңелләре Гайшә 1 айлык булып бишектә кала. Сугыш чоры балаларына җиңел булмый. "Ныгып та җитмәгән иңнәребездә авыр хезмәтне дә, ачлык-ялангачлыкны да татырга туры килде", - дип сөйли Хәлиулла абый. 13 яшендә ат җигеп, каз көтүе көтеп, колхозда төрле эшләрдә булышып йөри. 1942 елда 7 классны тәмамлап атлар карый, болыннан печән ташый, үлчәүче булып эшли. Уку теләге бик зур була, ул Олы Карамал мәктәбенә укырга китә. Ләкин 3-4 ай укыгач, мәктәпне ябалар. Тагын колхозга кайтып эшен дәвам итә. Хәлиулла абый укуны онытмас өчен 5 авылдашы белән Антон рус авылына укырга китә. 4 ай укый да, мәктәпне бетергәч, кире кайталар. 1945 елда әтисе Ярулла хәбәрсез югала.
    1946 елда 8 класс белемле Хәлиулланы район военкоматы Казан хәрби училищесына укырга җибәрә. Зур өметләр белән укырга китә, тик тагын укырга насыйп булмый - училищены ябалар.
    1947 елда яңадан авылга әйләнеп кайта. 1 ай да үтми, ул вакыттагы колхоз рәисе Габбас Миңнебаев аны шушы колхозга баш хисапчы итеп куя, шул көннән алып хезмәтенә тугры кала, 1947 елның апреленнән 1994 елга кадәр 47 ел хисапчы булып эшли.
    Яшь егет Абыз авылына йөреп эшли башлый. Табигатьнең рәхимсез салкын җилләре дә, күз ачкысыз бураннары да аны куркытмый. Эшен тиз яратып өлгерә ул. Белеме җитмәгәч, аңа күп кенә эшләрне хәл итү кыенрак була. Ләкин ул чигенми, укуын дәвам итә. Ел саен белемнәрне күтәрү курсларында укый. Беренче тапкыр мондый курсларга барганын ул болай искә төшерә. «Укырга килүчеләрдән сорау алалар, кем кайда укыган, нинди уку йортын тәмамлаган? Кайсы институт, кайсы техникумда укыган. Хәлиулла абый 8 класс укыдым дигәч, бөтен кеше рәхәтләнеп көлә. Ул аптырап тормый, курсташларына кадәр имтиханнарын «5»легә генә тапшыра да, еллык отчетлар бирергә дип колхозга кайтып китә. Ул вакытта махсус машиналар да булмый. Отчет бирергә район үзәгенә 3-4 сәгать буе барганнар.
    Гомер дәвам итә. 1952 елның 8 декабрендә шушы авыл кызы Тәскирә белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы өч балалары: Айдар, Вәсилә, Динур туа. Йортта хуҗа һәм әти, колхозда баш хисапчы Хәлиулла абый барысына да өлгерә. Аның тырышлыгын, уңганлыгын авыл һәм район күләмендә дә бәялиләр. Күпсанлы мактау кәгазьләре, премия һәм бүләкләр белән бүләкләнә. Үзе эшләгән дәвердә ул 11 колхоз рәисе белән дус, аңлашып эшли.
    1979-1988 елларда колхоз рәисе Хәлим Ибәтов белән эшли. «Тыйнак, тырыш, сабыр холыклы кеше. Эшне төгәл, вакытында алып барды», - ди ул Хәлиулла абый хакында. Ә менә 1983-1994 елларда Хәлиулла абый колхозның экономисты Ихсан Гайфуллин белән бер бүлмәдә утырып эшлиләр». «Калькулятор чыккан заман булса да, ул үзенең счетына гына ышанды, шуның белән генә исәпләде. Ярдәмчел, киң күңелле кеше ул», - ди Ихсан Шәйхулла улы.
    Өйләрендә дә һәрвакыт чисталык, пөхтәлек бөркелеп тора. Оныклар, туганнар, дус-ишләр өзелеп тормый. Һәммәсен дә якты йөз белән каршы алып, хөрмәт күрсәтеп озатып калалар. Олы яшьтә булуына карамастан, ул газеталар, китаплар укый. Дөнья хәлләре белән танышып бара. Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрендәге геройларны үз балаларына куша. Ул бик матур җырлый, шигырьләр сөйли. Бала хәсрәте дә күрергә туры килә - уллары Айдар йөрәк өянәгеннән вафат була. Тәскирә апа белән бергәләп бу кайгыны да кичерделәр.
    Алар гаиләсендә юбилейлар: 8 декабрьдә аларның өйләнешкәннәренә 60 ел, Тәскирә апага 80 яшь, ә Хәлиулла абыйга 3 февральдә 85 яшь тулды. Аларга тигез картлык, сәламәтлек, балалар, оныклар, оныкчыклар бәхете телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: