Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Хезмәт иясе- хөрмәт иясе

Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Безнең язмабызның герое Иске Барыш авылында гомер итүче Мәннаф Хәйбуллин нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе. Мәннаф Миңлебай улы безнең илгә Бөек Җиңү китергән 1945 елның 20 гыйнварында колхозчы Гайниҗиһан һәм...

Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Безнең язмабызның герое Иске Барыш авылында гомер итүче Мәннаф Хәйбуллин нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе.

Мәннаф Миңлебай улы безнең илгә Бөек Җиңү китергән 1945 елның 20 гыйнварында колхозчы Гайниҗиһан һәм Миңлебай Хәйбуллиннарның ишле гаиләсендә дөньяга аваз сала. Миңлебай Хәйбулла улы бакчачылык һәм умартачылык белән шөгыльләнгән. Балаларын да һәр эшнең җаен белеп, тәмен табып башкарырга, пөхтәлеккә өйрәткән. Мәктәпне тәмамлагач, Мәннаф абый Казанда һөнәри училищеда электрик белгечлегенә укый. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән гыйбарәне истә тотыпмы, авылда үскән малай табигатьне, хайваннарны яраткангамы ветеринар һөнәрен дә үзләштерергә ниятли һәм Алабугада әлеге белгечлеккә өйрәтә торган училищега укырга керә. 1964-1967 елларда Ватан алдындагы изге бурычын Белоруссиядә чик сакчысы сыйфатында үти. Шуннан соңгы хезмәт биографиясе һәм тормышы туган авылы белән бәйле. Биредә ул Кыртапа авылы кызы Нәфисә белән гаилә кора. Башкалар белән уртак тел тапкан, тырыш егетне күреп алалар, ул үз авылында комсомол оешмасы секретаре булып та, соңрак авыл советы рәисе вазыйфасында да үзен сынап карый. Өч ел ул вакытта Иске Барышта эшләгән май заводында мастер булып хезмәт куя. Һәм 1976 елдан алып колхозда ветеринария белгече булып эшли. Малларны карауда көчен дә, белемен дә, тәҗрибәсен дә кызганмый. Аның белән озак еллар бергә эшләгән "Уңыш" колхозының баш инженеры булган Кафил Зөбәеров хезмәттәше турында болай диде: "Ул эшен һәрвакыт намус белән башкарды, аңардан юк, булмый, вакытым юк дигән сүзне беркайчан ишетмәссең, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, колхоз терлекләрен дә, шәхси хуҗалыктагыларны да карарга ашыкты. Шуңа аны авылдашлары үз итә, хөрмәт итә. Хәзер дә киңәшләре белән ярдәмгә килә". "Барыш" бүлекчәсе җитәкчесе Мөсәлим Сабиров авылдашы турында фикере белән уртаклашты: "Мәннаф абый авылыбызның абруйлы кешеләренең берсе, мәчет карты. Гаиләсе дә үрнәк. Эшләгән вакытында үзенең пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып торды". Эшен яратып, аңа бар күңелен салып, илгә-көнгә файдалы булып гомер иткән Мәннаф абый. Тормыш иптәше Нәфисә апа белән өч бала- ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Булат, Айгөл һәм Айсылу- барысы да югары белемле, Казанда яшиләр, тормышта үз урыннарын тапканнар. Гаиләнең дәвамчылары булып 4 ир малай- оныклары үсеп килә. Мәннаф абый кебек тыйнак, тырыш авыл кешеләре, алар алып барган тормыш рәвеше белән сокланмый мөмкин түгел. Мәннаф абый, балаларыгызның игелеген, авылдашларыгызның, күршеләрегезнең хөрмәтен тоеп яшәгез, тормышыгыз имин,бәрәкәтле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев