Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Гагаринның Иске Барыштагы яшьтәше юбилеен билгеләп үтте

Ул 1934 елның мартында, космосны яулаган беренче кеше Юрий Гагарин белән бер үк көнне диярлек туган, балачагы һәм яшьлеге, барлык яшьтәшләренеке кебек үк, сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән.

– Район һәм җирлек җитәкчеләре килде, котладылар, аларга Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен, - дип каршы алды безне Фәһимә апа балкып елмаеп һәм горурлык белән күп санлы бүләкләрен күрсәтте, алар бу көнне аның чын мәгънәсендә авылча, бик уңайлы һәм кунакчыл йортын бизәп тора иде.

Иске Барышта яшәүче, инде 40 ел ялгыз яшәсә дә, ялгыз кешегә бер дә охшамаган, олы яшьтә булуына карамастан, үз эшләрен һәм мәшәкатьләрен мөстәкыйль рәвештә башкарырга тырышучы бу ачык һәм көр күңелле ханым турында газетабызның берничә тапкыр язганы булды.

Кырыгынчы елларда яшәү өчен көрәшергә туры килгән

Ул Җәмәки авылында туган, әлеге авыл узган гасырның җитмешенче еллары ахырында район картасыннан юкка чыккан. Тумышлары белән бу авылдан булган кешеләр әлеге урында беседка төзегәннәр, янәшәсендә ләкләк сынын урнаштырганнар, ул Иске Барышка барганда, ерактан ук күренеп тора. Фәһимә апа  балачагы һәм яшьлеге үткән кече Ватанын дулкынланып һәм яратып искә ала, гәрчә ул чорны шатлыклы дип атап булмаса да. Фашистлар Германиясе белән сугыш башланганда, аңа җиде яшь тулып кына киткән була. Әтисе

Касыйм Равилов 1941 елда фронтка китә һәм хәбәрсез югала. 

– Ул вакытта безнең авылдан сугышка дүрт ир-ат китте, берсе дә әйләнеп кайтмады, - дип ачынып искә ала Фәһимә Касыйм кызы. 

Өч бала белән калган әнисенә суык һәм ачлык елларында, күпләр кебек үк, яшәү өчен көрәшергә туры килә.

– Черек бәрәңге ашадык, 12 яшемдә фермада сыер саудым, басуда сабанчы булып эшләдем – фронтка киткән һәм сугыштан кайтмаган өлкәннәрне балалар алыштырды, - дип сөйли язмабыз герое балачагы турында.

Бу хат ташучыны тирә-якта һәркем белгән 

1957 елдан әңгәмәдәшем почта тарата башлый, аны ул почта бүлекчәсе урнашкан Бәкидән алып, туган авылына илтә торган булган. Тора-бара Җәмәки юкка чыккач, Фәһимә апа ире белән Иске Барышка күченгән, анда пенсиягә чыкканчы шулай ук хат ташучы булып эшләгән.

– Бу йортыбыз Җәмәкидән сүтеп алып килгән бүрәнәләрдән төзелгән, - ди әңгәмәдәшем. - Ул минем туган йортым, аны ташлап китә алмыйм, туганым мине үз янына яшәргә Кама Тамагына чакыра, әмма инде яшем дә бар, гомеремне туган йортымда үткәрәсем килә, авылдашларымны да күптән беләм, инде туганнар кебек булып беттек… 

Ә тормыш аның башыннан сыйпап тормаган: Фәһимә апа эш белән тупасланган кулларын күрсәтеп, газета-журналларны һәм хатларны сумкага салып та, чанада да, ат җигеп тә ташыганнары турында сөйли. Әйе, буйга кечкенә генә булып күренгән, әмма тормыш авырлыкларына шулкадәр чыдам бу әбигә заманында ат җигәргә дә туры килгән. 

Авыл халкының күпчелеге әле дә кайчандыр Фәһимә Равилованың бәйрәмнәргә открыткалар, хатлар һәм телеграммалар китерүен һәм бу очрашуларның нинди шатлыклы булганын рәхмәт белән искә ала.

Озын гомерле булуның сере нидә?

Катлаулы тормыш кичергән бу хәрәкәтчән, боегуны белми торган әбигә карап, аның активлыгына һәм киң күңеллелегенә гаҗәпләнәсең.

Ул тирә-юньдәгеләр: өлкәннәр турында онытмаучы фельдшер, аны барлык бәйрәмнәргә чакырып торучы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, кирәк булганда һәрвакыт ярдәм кулы сузучы күршеләре, сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итүче туганы турында рәхмәт хисе белән сөйли, гомумән, язмабыз герое үзенә кылган игелекләрне онытмый һәм үзе тирәсендәге һәркемгә көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

90 яшендә Фәһимә апа кибеткә үзе йөри, ишегалдындагы һәм капка төбендәге карны да көри, ә юбилей көнендә кунакларга табын гына әзерләп калмаган, бик тәмле бәлеш тә пешергән, рецепты белән дә уртаклашты.

– Камырны суга изәм, - диде әңгәмәдәшем. - Өч йомырка сытам, берсен тулысынча, калганнарының сарысын гына салам, аннары бераз тоз, коры чүпрә, бер кашык шикәр комы, бераз сода, ярты стакан атланмай, аннан он салып басам һәм әзер камырны салкынча урынга куям. Эчлеге өчен күрәгә һәм кара җимешне бүрттереп, иттарткыч аша үткәрәм, бераз шикәр комы өстим һәм пешереп алам, аннары суытырга кирәк…

Без бу рецептны озын гомерле булу гына түгел, актив озын гомерле булу сере буларак яздык, чөнки 90 яшьтә бәлеш пешереп, кунаклар сыйлау һәркемгә дә насыйп булмый. Язмабыз герое хезмәт ветераны медальләрен тагып, бәйрәмчә киенгән иде. Һәм без, әлбәттә, очрашу истәлегенә фотосурәткә төштек, ә инде саубуллашканда, тантананың гаеплесенә чын күңелебездән сәламәтлек, иминлек теләдек, алга таба да күрешүләр насыйп булсын…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев