Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

«Бу тормыштан ничек канәгать булмыйсың?!»

13 май көнне Иске Барыш авылында яшәүче Вахитова Асия әбигә 90 яшь тулды. Аны тәбрикләргә, МР башлыгының җылы теләкләрен җиткерергә аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, район башлыгы киңәшчесе Радик сәгъдиев, авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин килде. Асия әби без барганда оныкчыгы Әмир белән уйнап утыра иде. "Дүртенче буын оныкларымны сөяргә насыйп...

13 май көнне Иске Барыш авылында яшәүче Вахитова Асия әбигә 90 яшь тулды.

Аны тәбрикләргә, МР башлыгының җылы теләкләрен җиткерергә аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, район башлыгы киңәшчесе Радик сәгъдиев, авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин килде. Асия әби без барганда оныкчыгы Әмир белән уйнап утыра иде. "Дүртенче буын оныкларымны сөяргә насыйп булган икән миңа кызым",- дип каршы алды безне ул.

-Сугыш башланганда 9 классны тәмамлаган идек... Октябрь башында әти, мин, энем Фатыйх окоп казырга күрше Апас районы Дәүләки авылына киттек. Бер йорттан өчәр, икешәр кеше- бер урамнан бик күпләп чыгып киттек. Ул елларны искә алу күзләрне яшьләндерә. Әти 1942 елда сугышка китеп хәбәрсез югалды. Сугышка кадәр ул бригадир булып эшләде. Окоп казып кайткач мине аның урынына куйдылар. Кырчылыкка. эшләргә кеше юк, 13-14 яшьлек малайлар белән үгез җигеп җир сукалап икмәк чәчтек. Аннан фермага күчерделәр. Сарык, сыер, казлар асрадык, үрчеттек.

Шушы авыл егете Гариф абый белән өйләнешеп өч ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Баһадирдай алтын баганалар. "Улларыма, киленнәремә рәхмәт, әйбәт, тырыш булдылар. Бу тормыштан ничек канәгать булмыйсың, ни тотсаң шул бар, теләгәнеңне ашыйсың. Җитәкчеләргә сәламәтлек бирсен, безне кайгыртуларына рәхмәт. Еш кына М. Мәһдиевның "Бәхилләшү" китабын кулыма алам"- безнең чорны әле дә искә төшереп күңелләрне айкый торган әсәр. Укыганың бармы?" Әйе, Асия әбинең бөтен гомере туган җир белән бәйләнгән, аның бәрабәренә күп көч куйган, уллары да шуны дәвам итә. Асия әбинең бай ныклы тормыш тәҗрибәсе күпләргә үрнәк. Сабыр түзем һәм эш сөючәнлеге озын гомерле итәдер аны. Төпчек улы Азат белән килене Гөлшат тәрбиясендә бүгенге тормышлары шөкер, матур аларның. Рөстәм Гыйлметдинов Зөфәр Гарәфиев юллаган матур котлау сүзләрен, Россия Президенты Владимир Путин телеграммасын укыды. Иминлектә булсын киләчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев