Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Бер гасырлык гомер юлы узган Ак әби

2024 ел Россия Президенты Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде.

Ә без газетабызның быелгы беренче санын 10 гыйнварда әниләре Рәйханә Тәһави кызының 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Олы Бортастан Вәлиевларның тату гаиләсе турындагы язма белән башлыйбыз. 

Рәйханә Вәлиева Олы Бортаста туган һәм гомер буе диярлек туган авылында яшәгән. Ул үскән гаиләдә балалар күп туа, әмма дүртесе генә балигълык яшенә җитә. Хәзер ул улы һәм килене гаиләсендә яши. Кызы Роза – Кече Бортаста, ул пенсиягә чыкканчы җирле мәктәптә педагог булып эшләгән.

– Барлык яшьтәшләре кебек үк, әнигә дә яшьтән үк эшләргә туры килгән, - ди Роза Фоат кызы. – Сугыш башланганда, аңа нибары 17 яшь була. Ул чакта аңа Казан дары заводында эшләргә туры килә, анда җиде ел хезмәт куя. Ул чорда бит акча өчен эшләмәгәннәр, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» дигән шигарь һәркем өчен мөһим булган һәм барысы да уртак җиңүгә үз өлешен керткән.  Аннары авылга кайтып, кияүгә чыккан. Дөрес, аның гаилә тормышы озакка бармый. Әти белән җиде ел яшәгәч, аерылышалар.

Әни өч бала белән ялгыз кала. Барыбызны да үстерде, укытты. 

Авылда сайлау мөмкинлеге зур түгел – нигездә колхоз эше: я кырда, я фермада эшлисең. Әни берничә ел дуңгызчылыкта, аннары ындыр табагы мөдире булып эшли, аннан соң сөтчелек фермасына күчә.

Ул бик тырыш һәм җаваплы. Хәтта пенсиягә чыккач та, эшләвен дәвам итте, гәрчә барлык савымчылар 55 яшьтән соң ялга чыксалар да. Авыл хуҗалыгында эшләве авыр, һәркем дә шулкадәр озак түзә алмый. Балачакта безне дәү әни карады. Әни һәрвакыт эштә иде, мөгаен, соңгы биш-алты елда гына бакчада эшләмидер, гомер буе хезмәттә булды.

Абыема һәм киленебезгә бик рәхмәтлемен, алар әнине бик яхшы карыйлар. Бәлки алар тәрбиясендә яшәгәнгә, шундый озын гомер кичергәндер.

Бу искиткеч юбилей шатлыгын уртаклашыр өчен Вәлиевлар йортына туганнары һәм дуслары җыелды. Хатын-кызлар табын әзерләде, районнан килүче кунакларны көттеләр. Кызы әнисен карады. Улы капка төбеннән үк кунакларны каршы алды. Өйләрендә җылы һәм уңайлы. Рәйханә Тәхави кызы тырыш балалар үстергән. Намуслы хезмәт итсәң, барлык авырлыкларны җиңеп булуын ул үз үрнәгендә, бер гасырлык гомере белән исбатлады.

Рәйханә Вәлиеваны муниципаль район башлыгы исеменнән котларга аның урынбасары Илнур Гыйниятов килде. Илнур Таһир улы аны котлады һәм бүләк тапшырды. Шулай ук юбилярга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын тапшырды.

Юбилейга бүләк белән җирле хакимият вәкилләре – җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев һәм секретарь Айсылу Йосыпова да килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев