Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

«Бер-берегезне кадерләгез һәм саклагыз!»

Балтачта яшәүче Фирдәвес һәм Җәүдәт Гыйниятовлар, иңне-иңгә куеп, илле ел бергә гомер итәләр.

Алар икесе дә Балтачта туып үскән һәм бүгенгәчә шунда яшиләр. 

Мәктәпне тәмамлагач, Фирдәвес Зәкәрия кызы сеңлесе белән Владимир өлкәсендәге текстиль техникумында белем алган.

Аннары Сөйкидәге икмәк пешерү цехында мастер булып эшләгән, таңнан торып, эшкә җәяү йөргәнен, бер әбидә фатирда торганын, һава торышы начар булганда гына куна калган чакларны искә ала ул.

Җәүдәт Идият улы гаиләдә алты бала арасында иң өлкәне була, кечкенәдән эшләп үсә. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, аннары Монастырское авылындагы училищены тәмамлый. Курсташлары белән бергә Казахстанда чирәм җирләр дә эшли – укуны тәмамлаганнан соң, аларның төркемен ярты елга чәчү һәм урып-җыю эшләренә шунда җибәрәләр. Аннан Ташкентка китә, ярты ел “Ташавтомаш”та эшли, күп тә үтми, армиягә алына. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, заманында әтисе дә сугыш чорында шунда хезмәт иткән. Армия хезмәтен үтеп бетергәч, егет авылга кайта һәм клубта биюләр вакытында булачак хатыны белән таныша.

Җәүдәт Идият улы хатыныннан җиде яшькә олырак, бер ел дәвамында ул аның игътибарын яуларга тырыша, артыннан озак йөри һәм 1973 ел ахырында яшьләр никах укыталар һәм язылышалар, шулай итеп, яңа яшь гаилә барлыкка килә.

Бер ел яшьләр Җәүдәт әфәнденең әти-әнисе белән бергә яшиләр, аннары зур булмаса да, үзләренә аерым йорт сатып алып, шунда яши башлыйлар.

Гаиләдә өч бала – ике кызлары һәм бер уллары туа.

Декрет ялыннан соң Фирдәвес Зәкәрия кызы колхозда эшли башлый һәм пенсиягә чыкканчы авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Өйдә дә һәрвакыт эше күп була: зур яшелчә бакчалары бар, сыерлар, сарыклар, казлар, тавыклар асрыйлар.

Гаилә башлыгы шулай ук озак еллар буена авыл хуҗалыгында эшли, машина йөртүче, механизатор була. Кечкенә йорт янына зур иркен йорт салып куялар, аларны бер түбәгә берләштерәләр, балалар һәм оныклар кайткач, һәркемгә урын җитә.

Олы кызлары гаиләсе белән янәшәдә генә яши, еш күрешәләр, аның ике кызы, ике оныгы бар. “Болары безнең беренче оныкчыкларыбыз”, - ди Фирдәвес Зәкәрия кызы. - Икенче кызыбыз гаиләсе белән Казанда яши, аңа кадәр Кама Тамагында укытучы булып эшләде, аннары кияүгә чыгып, Казанга күченделәр, хәзер абруйлы лицейда укыта, ә аның кызы – оныгыбыз  инде укуын тәмамлап банкта эшли».

Уллары Казанда яши, үз эшен ачкан, гаиләсе, ике кызы бар. Аларның берсе, без килгәндә, әби-бабасы янына кунакка кайткан иде.

Без бу пардан “Бәхетле гаилә тормышының нигезе нәрсә?” дип сорамыйча булдыра алмадык.

Җәүдәт Идият улы ир-атның хатын-кыздан башка тормыш итә алмавы турында әйтте. “Хатын-кыз ир-атка гел ярдәм итеп тора, хатынсыз ир-ат тулысынча уңышка ирешә алмый, ә гаиләне уртак көч тотрыклы итә”, - дип саный ул.

Фирдәвес Зәкәрия кызы исә: «Без шушы еллар буена бик бәхетле булып яшәдек. Хәзер исә иң мөһиме – сәламәтлек, алга таба да бергә балаларның, оныкларның, оныкчыкларның уңышларына сөенеп яшәү. Күптән түгел ирем инфаркт кичерде, бәхеткә, вакытында операция ясап, коткарып калдылар. Аннан башка яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм! Бер-береңне сакларга кирәк. Яшьләргә киңәш шул – бер-берегезне кадерләгез һәм саклагыз!» -дип фикерен белдерде.

Аларның йортлары матур һәм уңайлы, стеналарында – гаилә юбилярларын бүләкләгәннән соң район Сабан туенда төшерелгән фотокартина.

Алар тормышларындагы әлеге мөһим вакыйганы билгеләп үткән башка гаиләләр белән бергә шундый тантаналы чарага чакырылып, үзләренә хөрмәт күрсәтелүгә бик шат. Мондый гаиләләр безнең барыбыз өчен дә үрнәк.

Без юбилярларга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек телибез, аларга балалары һәм якыннары янәшәсендә әле озак еллар тагын бик күп мөһим гаилә бәйрәмнәрен бергә билгеләп үтәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев