Идел таннары
  • Рус Тат
  • «Барысы да шушы мәктәптән башланды»

    РАН һәм ТР ФА академигы Роальд Зиннур улы Сәгъдиевның шундый язмасы Олы Карамал мәктәбе музееның кунаклар өчен китабында саклана. 2012 елның 26 декабрендә танылган якташыбызга 80 яшь тулды. Халкының һәм кече Ватанының чын патриоты буларак, ул юбилеен Казанда үткәрергә булды. ТР Фәннәр академиясендәге тантаналы чарага район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, мин...

    РАН һәм ТР ФА академигы Роальд Зиннур улы Сәгъдиевның шундый язмасы Олы Карамал мәктәбе музееның кунаклар өчен китабында саклана.
    2012 елның 26 декабрендә танылган якташыбызга 80 яшь тулды. Халкының һәм кече Ватанының чын патриоты буларак, ул юбилеен Казанда үткәрергә булды. ТР Фәннәр академиясендәге тантаналы чарага район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, мин һәм якташлык рәисе, Олы Карамалда туып-үскән Илсөяр Гарифуллина чакырылган идек. Миннән танылган якташыбыз белән очрашудан алган тәэсирләр белән уртаклашырга үтенделәр.
    Ул үзенең язмасы белән Олы Карамалда әтисе Зиннур Закир улы ягыннан туганнары барлыгын, педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Олы Карамалга укытучы булып килгән әнисе Фәхрия Кәрим кызы белем биргән балалар һәм аларның оныклары яшәвен раслый. Биредә яшь укытучы Зиннурны очрата һәм аңа гашыйк була. Олы Карамалда нигез салынган бәхетле гаилә 4 ир бала тәрбияләп үстерә, аларның икесе дөньяга танылган академик. Роальд Сәгъдиев 36 яшендә академик дәрәҗәсенә ирешә. Ул беренче татар академигы була. Атом энергиясе институтында, атом-төш физика институтында, космик тикшеренүләр институтында (ИКИ) эшли. 1988 елда А.Д. Сахаров һәм башка галимнәр белән бергә ул Фәннәр академиясеннән квота буенча СССР халык депутаты итеп сайлана. Мин дә, Атом энергетикасы министрлыгының ике предприятиесе коллективы тарафыннан СССР халык депутатлыгына кандидат итеп күрсәтелгән идем. Икенче турда мине КПССның ике шәһәр комитеты әгъзаларының округ җыелышында, шәһәр комитетының үз әгъзасын күрсәтеп, төшереп калдырдылар, әмма аннан соңгы этапларда әлеге кандидат оттырды. Безнең округтан депутат итеп галим - безнең фикердәш сайланды. 1990 елда Протвино шәһәре физиклары һәм халкы мине шәһәр советы рәислегенә кандидат итеп күрсәтте, аннары мэр итеп сайладылар. Мин фән шәһәрчеген ун ел җитәкләдем һәм академик Р. Сәгъдиев масштабындагы галимнәр белән еш аралаштым. Үзгәртеп кору еллары башында Р. Сәгъдиевны М. Горбачев командасына киңәшче итеп чакырдылар. Ул аны чит илләргә барганда озата йөрде. АКШка шундый визитларның берсе вакытында Р. Сәгъдиев хәзерге хатыны - 34 нче Президент Д. Эйзенхауэр оныгы Сьюзен белән таныша. Ул журналист була, СССР җитәкчелеге канәгатьсезлек белдерә. М. Горбачев вакытында «тимер пәрдә» әле ачыла гына башлый. Социалистик хезмәт герое, дүрт орден кавалеры, СССР халык депутаты, ИКИ җитәкчесе илдән китәргә була. АКШка китү сәбәбе сәяси түгел, ә гаилә хәле була. Горбачев реформалары һәм үзгәртеп коруга бәйле үзгәрешләр, өметләр акланмый. Галим авыр хәлдә кала, талантлы физик-теоретикка үз ватанында талантын нәтиҗәле куллану катлаулы була, күрәсең. Академик Д.А. Сахаровка карата булган мөнәсәбәт галимнәрнең күбесен үз язмышлары һәм Россиянең киләче турында уйланырга мәҗбүр итә. Моңа карамастан Р. Сәгъдиев 1990 елдан АКШта яши. Ул Россия һәм ТРның фән җәмәгатьчелеге белән элемтәне югалтмый. Ул ИКИның баш фәнни хезмәткәре булып тора. Мин 1973 елда академик Р. Сәгъдиев җитәкләгән ИКИның күп кенә фәнни эшләнмәләре белән таныш, әмма аның әтисе ягыннан якташ икәнлеген белмәдем. МИФИны тәмамлаганнан соң Мәскәү өлкәсенең Протвино шәһәрчегенә җибәрелеп, Марска очучы корабльләр ясау өчен фән-производство төзелешен нольдән башладык. Минем диплом проекты да Марска очу өчен атом-төш космик энергетика җайланмасы булдыруга багышланган иде. Бу 1968 елда булды. Ул вакытта Р. Сәгъдиев РАН академигы иде инде, ә мин фәнни эшчәнлегемне башлаган гына идем. Мин эшләгән предприятие Р. Сәгъдиев эшләгән яки алар белән берлектә СССРның атом-төш һәм ракета-космик калканын булдыруда катнашкан оешмалар белән тыгыз бәйләнештә тордым. «Красное звезда» НПО филиалы лабораториясе җитәкчесе буларак, ИКИ эшләгән кайбер әйберләрне сынадым. Протвинодан 30 км.да булган Таруса шәһәрендә ИКИ филиалы төзелгән иде, аның белән дә хезмәттәшлек иттек, алар белән бергә башкарылган берничә уйлап табу һәм фәнни хезмәтләрем бар. Германиядә «Германиядә Мәскәү өлкәсенең яңа һәм өр-яңа технологияләре» дип исемләнгән халыкара күргәзмәдә Р. Сәгъдиев хатыны Сьюзен һәм Валентина терешковага Протвинода эшләнгән югары технологияләрне күрсәттем. Алар бик кызыксынучан булды һәм күп кенә сораулар бирде. Шуңа күрә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм аның якташлары, район халкы, беренче чиратта, Олы Карамал халкы исеменнән танылган академик Р. Сәгъдиевны 80 яшьлек юбилее белән котлау минем өчен зур дәрәҗә булды. Лобач тавы, Идел һәм Кама Тамагы сурәтләнгән картинаны тапшырып, мин аңа болай дидем: «Яшьлек елларыбызда Иделнең бу урынындагы пристаньнар районыбызның яшь кешеләре үз хыялларын тормышка ашыру һәм бәхетләрен табу өчен яңа тормышка чыгып киткән капкалар иде. Сезнең әти-әниегез - Фәхрия һәм Зиннур Сәгьдиевлар үз сәләтләрен тормышка ашыру өчен шушы капка аша үткән. Ул вакытларда башка юллар булмаган, кайчандыр Наполеон әйткәнчә, юнәлешләр генә булган». Иделнең әлеге юлы дүрт улының киләчәктә иң танылганы академик Р. Сәгъдиевка «Космос», «Интеркосмос», «Марс», «Венера» сериясендәге космик аппаратларда уникаль тикшеренү программаларын җитәкләргә мөмкинлек биргән. Минем беренче дәүләт бүләгем - «Хезмәттәге аерымлык өчен» медале илне саклау һәм хәтта бүген дә гражданлык бурычларын хәл итүдә мөһим булган «Космос» сериясендәге аппаратлар булдыруда катнашкан өчен 1976 елда тапшырылды. Р. Сәгъдиевны котлап, ул зур өлеш керткән атом-төш космик тармагында эш тәҗрибәм нигезендә академик шәхесенең масштаблыгын билгеләп үтәсем килде. Атом-төш ракета калканы бүген дә Россиянең горурлыгы булып тора һәм тынычлыкның ышанычлы гарантиясе ул. ТР Президенты Р. Миңнехановның аңа ТРның югары бүләге - «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены һәм ТР ФА президенты А. Мазгаровның 1нче ТР ФА алтын медален тапшыру шуны раслады.
    Котлау ахырында мин болай дидем: «Академик Р. Сәгъдиевның хезмәте һәм энциклопедик белеме масштабы Россиянең танылган физиклары - аның укытучылары Ландау, Зельдович, Капица, Сахаров, Боголюбов һәм дөньякүләм танылган башка кайбер галимнәр белән тиң. Физикларга юмор хисе хас. Р. Сәгъдиев «Физиклар шаярта», «Физиклар шаяртуын дәвам итә» җыентыкларын укыгандыр, ә «Физиклар шаяртудан туктады» дип исемләнгән соңгы җыентык чыкмады, чөнки партиянең Обнинск шәһәр комитеты әлеге шаяртулары өчен физикларны куып таратты. Моңа Обнинск физикларының башка кайбер галимнәр һәм белгечләр белән берлектә дөньяда беренче атом электр станциясен җибәрүләренә карамастан, ә 2000 елда РФның беренче президенты аңа «Наугокрад РФ» исемен бирде. Барлык физикларга һәм Р. Сәгъдиевка шаяртырга беркемнең дә комачауламавын телисе килә, чөнки алар үз талантларын моңардан башка тормышка ашыра алмый, бу фәнни яктан исбатланган. Бу шуның белән дә раслана, талантлы галимнәр күп, ә соңгы 22 елда яшь Сәгъдиевлар Ландау, Зельдович, Капица, Сахаровлар, Боголюбов, Курчатов, Лаврентьев, Королев, Франк, Алферовлар һәм дөньякүләм танылган галимнәр берәмләп булды һәм илдәге хәл үзгәрмәсә, якындагы 10-15 елда булыр микән?! Нәтиҗәләрсез генә шаяртып булса, галимнәр өчен АКШ һәм алга киткән башка илләрдәге кебек шартлар булдырылса, илебез үзгәрәчәккә иманым камил. Меңнәрчә яшь галимнәр чит илдән кире кайтачак, балаларыбыз академик һәм фән докторларыннан шактыйга күп акча алучы банкир, юрист, икътисадчы, каравылчы, һөнәри футболчы яки хоккейчы (товар буларак сатылучы) булырга омтылмас иде.
    Юбилей җыелышында мин беренче тапкыр хатын-кыз булып тумавыма үкендем, чөнки танылган академик Р. Сәгъдиевны районыбызның якташлар советы рәисе Илсөяр Гарифуллина кочаклап үтте, ә бүләкне тапшырганда минем кулымны гына кысты.
    Мөмкинлекләребезне гамәлгә ашыра алмавыбыз, Олы Карамалда һәм башка авылларда кемнәрнең тамырлары барлыгын аңламавыбыз өчен, Р. Сәгъдиев өчен күңел рәнҗеде, чөнки буалылар моны аңлаган. Егетләр һәм кызлар тормышка фатыйха һәм яңа компьютерлар алып, үзләренең булачак һөнәрләрен сайлауга мөнәсәбәтләрен тамырдан үзгәртер. Күптән түгел без районыбызның иҗтимагый якташлык оешмасын булдырдык, моның белән без районыбыз авылларыннан йөзләрчә чыгучыларны халык, балаларыбыз һәм оныкларыбыз проблемаларын хәл итүгә җәлеп итәргә булдык. Әлеге игелекле эштә катнашырга теләк белдерүчеләр күп, әмма моның өчен җавап бирүче һәм хезмәт хакы алучыларның эшләргә теләге юк. Р. Сәгъдиев юбилее кече ватаныннан еракта яшәүче якташларыбызга карата мөнәсәбәтне үзгәртер, дип ышанып калам.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: