Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Алар моңа лаек

Сугыш михнәтләрен күргән балаларны күркәм юбилейлары белән котлап РФ Президенты телеграммасын тапшыру һәм МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән очрашулар дәвам итә. Шундыйларның берсе - Сатлыган авылында яшәүче Рәшидә Гайнетдинова 10 август көнне 90 яшен билгеләп үтте. Рәшидә ханымны тормыш күп тапкырлар сынаса да, бүген әле ул сөбханалла! Хәтер йомгагын сүткәндә...

Сугыш михнәтләрен күргән балаларны күркәм юбилейлары белән котлап РФ Президенты телеграммасын тапшыру һәм МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән очрашулар дәвам итә.
Шундыйларның берсе - Сатлыган авылында яшәүче Рәшидә Гайнетдинова 10 август көнне 90 яшен билгеләп үтте. Рәшидә ханымны тормыш күп тапкырлар сынаса да, бүген әле ул сөбханалла! Хәтер йомгагын сүткәндә барысын да бәйнә-бәйнә искә төшерүенә гаҗәпләнеп утырдым. Тумышы белән шушы авыл кызы. Гаиләдә алар алты бала үскән, хәзер Затон бистәсендә яшәүче сеңлесе Сәхия апа гына исән. Кыю, батыр кыз авылда мәктәптә укыганда комсомол секретаре булган, ә 7 классны (ул вакытта мәктәп белеме) Ишемдә тәмамлаган. 14 яшеннән хезмәт итә башлаган, иң элек яшелчәчелектә, аннан фермада. "Сара апа Галиева белән икәү 18әр сыер саудык. Ферма мөдире Габдулла Яруллин әйбәт кеше иде, хезмәтебезне күрә белде",- дип искә ала Рәшидә әби. 1941 елда сугыш башланганда аңа 18 яшь булган. Бер өйдән 5 кеше окоп казырга чыгып китәләр. Өч ай кайтмый эшли алар. Аннан урман кисәргә җибәрәләр. Юдинодан Йошкар-Олага кадәр эшләп баралар. Аннан Чувашиядән Идел елгасына сал агызалар. Дәүләт ни кушса, шунда эшләгән, тырыш, намуслы булган. Трактор йөртү таныклыгы алып, җир сөргән. "Сугыш беткәндә кырда идек. Авыл Советы рәисе Мөршидә Гыйззәтова сугыш беткән, кайтыгыз дип кычкыра, әмма без эшебезне төгәлләмичә кайтмадык, караңгы төшкән иде инде". Монысы да Рәшидә әби хәтер сандыгыннан. Авыл егете Бәдретдин Зиннәтуллин белән кушылып, Илдус исемле бер ул тәрбияләп үстерә. Апасы белән җизнәсе үлеп киткәч, аларның 4 айлык уллары Робертка да әни була. 90 яшендә дә көр күңелле, матур яшәвенең сере нидә дип сорадым. "Эшемнән ямь таптым, бөтен сөенечем ике улым булды. Киленнәрем әйбәт. Картлыгым бәхетле",- ди ул. Бүген улы һәм килене тәрбиясендә гомер итә. Җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен әйтеп озатып калды Рәшидә әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев