Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юбилярлар

Алар моңа лаек

Халикова Хәлимә Мөбәрәкҗан кызы 1923 елның 20 октябрендә Тәмте (Кама Тамагы) Каратал авылында туган. Башлангыч дүртьеллык белемне Каратал башлангыч мәктәбендә ала. Шуннан 18 яшенә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Сугыш вакытында авылда калган хатын-кызлар белән беррәттән ил өчен хезмәт иткән, окоп казуда да булган. Сугыштан соң, кулына паспорт алгач, Казанга...

Халикова Хәлимә Мөбәрәкҗан кызы 1923 елның 20 октябрендә Тәмте (Кама Тамагы) Каратал авылында туган. Башлангыч дүртьеллык белемне Каратал башлангыч мәктәбендә ала. Шуннан 18 яшенә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Сугыш вакытында авылда калган хатын-кызлар белән беррәттән ил өчен хезмәт иткән, окоп казуда да булган. Сугыштан соң, кулына паспорт алгач, Казанга китеп, анда текстильдә эшләгән. Шунда Габделхәй абыйга кияүгә чыгып (1954 елда), Үзбәкстанга китәләр. 1955-1957 елларда уллары Габделнур һәм Наил туа. Габделнурының гомере кыска була, ул Үзбәкстанда вафат булып кала. 7 ел анда яшәгәннән соң Каратал авылына кайтып төпләнәләр. 1959-1961 елларда кызлары Нурания һәм Фирдания туа.
Хәлимә апа һәм Габделхәй абый бергә 50 ел гомер иткән. 2003 елда Габделхәй абый вафат була. Хәлимә апаның бүген 3 баласы, 6 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Хәзерге көндә улы Наил һәм килене Гөлсинә тәрбиясендә яши. Аны 90 яшьлек юбилее белән котларга МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Каратал авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев, ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Мидхәт Гыймадиев килгән иде. РФ Президенты котлавы, МР башлыгы исеменнән бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X