Оча ла күктә бер бөркет... (хикәя)
Илленең теге ягына күптән чыккан, дөнья авырлыгы чәчләренә көмеш булып иңгән Рөстәм, таягына таянып, кызы Зифа яткан бүлмәгә сак кына керде дә, аның тын гына сулыш алып, тирән йокыга талганын күргәч, әкрен генә аяк очларына басып, үз ягына чыкты.
Мондый тыныч мизгелләр сирәк тигәнгә, бу минутлар бик тә кадерле аңа. Шуңа күрә ул аларны булдыра алганча озайтырга, сакларга тырыша. Әле дә хатыны Асия, кухнядан чыгып, кызы бүлмәсенә борыла башлаган иде, Рөстәм аны сак кына иңнәреннән кочып, үз бүлмәсенә юнәлтте. Еллар буе тора алмый урында яткан кызы уянуга, аңа тиешле даруларны, кирәкле әйберләрне алдан әзерләргә кирәк. Барысы да кул астында булырга тиеш. Тиз генә астын алыштырырга. Тиз генә укол кадарга. Кече йомышын үти алмаганда, тиз генә «ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртырга. Массаж ясарга.
Юындырырга. Ашатырга-эчертергә. Мендәргә сөяп утыртып алырга. Юатып, башыннан сыйпарга... Кызының сагышлы күңелен аз булса да күтәрерлек итеп, үзендә дә булмаган яхшы кәефне бирергә тырышырга... Ә бу тын минутларны ярата Рөстәм. Өйдә шундый тыныч. Әйтерсең хатыны да үз акылында, кызы да исән-сау. Мондый мизгелләрдә, шушы кысан читлектән очып чыгып, әллә кайларга юнәлә Рөстәм хыялында...
Менә ул, сугыштан соң туган шук малай, бер төркем иптәшләре белән ат дворыннан өр‑яңа үрәчәле ат чанасын урлап, Каршы тауның текә итәгеннән чана шуа. Менә кайда ул чана шууның рәхәтлекләре! Колакта җил сызгыра, битләр яна. Чана сикәлтәләрне узганда, йөрәкләр әллә кая төшеп китә. Тик бу рәхәтлек озакка бармады, алда әйткән трамплиннан сикереп узгач, чаналары тирән карга төшеп кадалды да, җыеп бетерерлек булмаган дистәләрчә кисәккә таралып, төрле якка чәчелде. Комачауламасын өчен өскә каратып бәйләп ныгытылган тәртәләре, чаңгы юлы кебегрәк эз калдырып, бик үк ерак булмаган инешкә төшеп югалды. Ә колхоз чанасын эшкә ярамаслык итеп ваткан өчен эләгүен эләкте инде аларга ат караучы Вәли абзыйдан да, ата-аналарыннан да. Хәтта, башка укучыларга тискәре үрнәк булырлык итеп, мәктәптә дә тикшерделәр бу вакыйганы...
Чынбарлык тормышыннан гайре, түзеп булмас авыр чакта, бу дөньяны күралмас булып туйган чакларында көч-куәт, яшәү дәрте, өмет бирә торган икенче эчке дөньясы - хыял дөньясы, газиз истәлекләр-хатирәләр дөньясы бар Рөстәмнең. Кызы йоклап алган, хатыны бераз аруланган арада шул сихри хыялый илнең ишеген ача ул.
Чү... чү... Кызы ыңгыраша түгелме? Рөстәмнең татлы хатирәләре аша ирененә бер мизгелгә генә кунган елмаю эреде. Ул, таягын тиз генә эләктереп, кызы янына атлады. «Нәрсә, матурым? Йокладыңмы? Кай җирең авырта?». Кече йомышын бу юлы үзе үтәгән Зифаны җылы гына мактап, кирәкле уколын кадап, мендәр-юрганын төзәткәләп, Рөстәм кухняга чыкты. Ике хаста хатын‑кызны карау өстенә, ашарга әзерләү, өйне чиста тоту, кибеткә бару кебек тавык чүпләсә дә бетмәслек йорт эшләре дә аның өстендә. Тавык пешерергә куйды ир. Хатыны Асия сәләмәт чагында ярата иде кискән токмачлы тавык ашын. Вакыт тигәндә хәтта камыр ашлары, бәлеш кебек нәрсәләр дә әвәли башлады инде. Кызы Зифа ярата әтисе пешергән кыстыбыйны.
Рөстәм, истәлекләреннән бүленеп, Асиягә аш салып бирде. Үзе генә белгән халәткә, бер ноктага төбәлеп елмая да елмая аның хатыны. Бәлки, аның да күңелен бәхетле яшьлек хатирәләре айкыйдыр... Кызгана аны Рөстәм. Йөрәге бик әрни сөекле хатыны өчен. Янып торган чибәр хатын, югары белемле алдынгы укытучы, шул хәлгә төшсен әле! Күрсәтмәгән табиб калмады, эчермәгән дару калмады. Тик хатынның хәле әйбәтләнмәде. Бала акылы кергән хатын, берни аңламыйча, үзалдына бер елмаеп, бер елап, үз дөньясында яши бирә.
Рөстәм савыт-сабаларны юып, кухняны җыештырып мәш килеп йөргәндә, ишек кыңгыравы чыңлады. Уйлары белән онытылып, хәтереннән дә чыгып киткән! Кичә, киләбез, дип, телефоннан шалтыраткан кече кызы Ралия белән яраткан оныгы Әнвәр килгән бит! Алты яшьлек оныгы кергәч тә бабасына егетләрчә күрешергә «чап» итеп «биш»не бирде! Ул килгәндә, өйгә ямь куна. Зифаның да сагышлы күзләренә елмаю куна, Асия дә оныгы белән куыш уйный башлый. Зифа белән Асияне кызы Ралия карамагына тапшырып, оныгын җитәкли дә барасы җирләренә барып кайта Рөстәм. Ял итеп кайта. Әнвәрнең кечкенә кулын үзенең көрәк кебек учларына чумырып кына ала да, оныгы тәтелдәвеннән ләззәт табып, урам буйлап атлый, үз өлешенә тигән барлык бәхетсезлек өчен бирелгән олы бәхет итеп карый аңа Рөстәм.
Кызы белән оныгын озаткач, еллар буе туплаган бай гына китапханәсенә үтте. Язу өстәлендә бүлек мөдире булып эшләгән вакытларда гәзит-журналларда басылып чыккан мәкаләләре, елдан‑елга җыелып килгән язмалары, көндәлекләре, истәлекләре, яратып укыган китаплары... Рөстәм көндәлегенең бер битен ачты да кайчандыр кулы тырнаганнарны күз алдына китереп, тагын уйга талды...
...Шукланып, берәр төрле начар эш эшләсәк, әниебезнең иң зур жәзасы йорт өчен нинди дә булса бер эшне өстәмә эшләтү иде. Җәй көннәрендә алдагы көнгә караганда бер «уфалла арбасы» чүпне арттырып, колхоз басуыннан җыеп алып кайтып таратырга, кыш көннәрендә ишегалдын кардан чистартырга, инде андый эшләр булмаса, казан астына ут тергезү өчен, бер атнага җитәрлек чыра телеп куярга тиеш була идек. Әни бервакытта да безгә кул күтәрмәде, кычкырып орышмады. Ун яшьләр тирәсендә булганмындыр, мин, әниемнең өстәлгә иләп куйган он өеменә дүрт бармагымны берләштереп, «мәче эзе» ясап шаяртмакчы булдым. Әни өйгә кергәч, нишләр икән, дип күзәтмәкче идем. Ләкин мин көткән «мәзәк» барып чыкмады, өстәлдәге онны күргәч, әнием эшнең нәрсәдә икәнлеген бик тиз аңлап, мине өстәл янына чакырып, кулларымны күрсәтергә кушты. Минем тырнаклар астындагы «шаһитләрне» күргәч, «улым, ризык белән уйнарга да, шаяртырга да ярамый» дип әйтә-әйтә, әрнерлек итеп кул аркасын чеметте. Үземнең балаларым үсеп житеп, бабай булсам да, ниндидер ярамаган «кыек эшем» чыкса, әни чеметкән шул кулым кызарып сызлый башлый, әйтерсең әнием мине һаман да күзәтеп-кисәтеп тора...
Рөстәмнең карашы хатыны Асиянең стенада эленеп торган сурәтендә тукталды. Менә аның гүзәл яшьлек мәхәббәте, тормыш юлдашы... Дулкынланып торган чәчләрен бер генә селкер дә сикереп төшәр кебек Рөстәмнең кочагына. Моннан бик күп еллар элек кебек... Чәчәкләрне тун изүе эченә яшереп, минут саен сәгатькә карый-карый, кызның килүен көткәнне ничек онытасың! Тыйнак кына ясаган туйлары... Ходайдан теләп, көтеп алган тәүге сөю җимешләре Зифа... Ул бит тап‑таза туды. Ни булды аңа?! Ничек терелтергә аны? Рөстәмнең кызын таза-сәләмәт итеп күрү теләге, өмете шул хәтле көчле. Тереләчәк аның кызы! Ышанырга гына кирәк!
Рөстәмнең кулы үзеннән-үзе компьютер төймәсенә басты. Замананың бу могҗизасы бик күпләргә, шул исәптән Рөстәмгә дә яңа, күз күрмәгән киңлекләргә ишек ачты. Яңа фикердәшләр, яңа дуслар табылды. Монда да аның акыл-фәһемгә нигезләнгән сүзе кыйммәт тора. Гаҗәпләнмәслекмени бу интернет дигән нәрсәгә? Чынлыкта меңәр чакрым аерып торган кешеләрне юка пыяла гына бүлеп тора. Кайчак иң якын дигәнеңә әйтә алмаганны анда кем беләндер бүлешәсең... Тулган күңелеңне бушатасың...
Рөстәмнең тирән уйларын бүлеп, телефон шалтырады. Шәһәрнең теге башында яшәүче энекәше хәлен сораша. Нинди ярдәм кирәк? Рөстәм кирәк чакта ярдәм итәргә атлыгып торган, алты яктан кул сузган туганнарына рәхмәтле. Үскәндә, аларга әниләре, юкка гына: «Ни булса да бергә булыгыз. Бер-берегезне ташламагыз», - дип тукымады. Рәшәткәсез тәрәзәләр, ябылмаган ишекләр заманында үскән Рөстәм кеше кайгысына бервакытта да битараф калмады, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Ә үзенә, түземлеген сыныйм әле моның, дигән кебек, тормыш бер сынау артыннан икенчесен, авыррагын җибәрә торды. Ничек кенә авыр булмасын, кеше үз өлешен күтәрергә тиеш. Язмыш тагын‑тагын өстәп бирә икән, димәк, ул сине барысын да күтәрерлек көчле саный...
Җиңеллек сорап, кулында тилмереп яткан кызы белән хатыны өчен мәрхәмәт сорап, Ходайга аз ялвармады ул. Бу дөньяга рәнҗегән чаклары күп булды. Тик шушы язмышны Ходай Рөстәмгә тәгаенләп билгеләгән икән, димәк, ул аныкы. Ә чит язмыш кирәкмәс иде аңа. Кемдер шундый язмышлы да булырга тиештер, күрәсең.... Алла биргәнне кабул итәргә өйрәнде инде ул. Авыру хатынын ташласа, ничек карар иде ул авыр сугыш елларыннан соң җиде бала үстергән, балаларын гел шәфкатьлеккә, рәхимлеккә генә өйрәткән әнисенең күзенә? Ничек басар иде ул сугыштан бер куллы кайтып, шул килеш балаларын ачлы‑туклы итмәс өчен, урыс авылларында ялланып, такта ярып йөргән әтисе каршына? Аларга җиңел булганмы соң? Аларга мең кат авыррак булган. Тик Рөстәм алардан язмышларына беркайчан да зар-интизар ишетмәде. Балачактан инсафлыкның өлгесе булган укытучысы Гөләндәм апага ни дияр Рөстәм? Күзләренә тилмереп карап яткан кызын һәм кулына калган хатынын ташлау турында уена да кермәде Рөстәмнең.
Үзе турында уйламый ул. Авырткан буыннары турында... Кайчак басарлык булмаган аяклары турында... Тик йөрсеннәр генә алар, атласыннар гына. Соңгы көче белән шуышып барырга риза Рөстәм кызы янына. Терелсен генә... Сау-сәламәт кенә булсын! Тереләчәк аның кызы, Алла боерса! Ул яшь бит әле! Ә яшьлек ул - чир-хасталарны җиңә алырлык чын көч!
Рөстәм кызы белән хатынын ял итәргә яткырды да кичке урамга чыкты. Ул яшәгән йорттан ерак та түгел, бер ягы белән урманга тоташкан парк башлана. Рөстәм мондый җылы кичләрне аеруча ярата. Яраткан каенына аркасы белән терәлеп басты да күккә карады ул. Биектә, ак болытлар арасында диярлек, канатларын җәеп, мәгърур бөркет оча. Өстәге кискен җилгә карамый, хәтта канатларын да тибрәндерми. Менә бит ул нинди көчле!
Эскәмиядә, бер-берсенә сыенышып, парлар утыра. Паркны яңгыратып, бала‑чага куыша. Каен очларын үбә‑үбә, көзге кояш байый. Киң җилкәле, мөлаем чырайлы, мәһабәт гәүдәле абзый, тирә‑юньгә сокланулы караш ташлап, таякка таянуына карамастан, ышанычлы, ныклы адымнар белән, салмак кына атлап, үренә кояш кунган текә генә калкулыкка менеп бара...
Физәлия Дәүләтгәрәева
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев