Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иҗат

Монда минем туган җирем...

Ишем авылы тарихы һәм авылдашларының гореф-гадәтләре турында авыл клубы мөдире Алсинә Хәйретдинова яза.

Чәй табыны артында

Күп еллар Ишемдә авыл халкы чишмә буенда авылдашлар белән очрашулар уздырды.

Мондый очрашулар кешеләргә бер-берсенә якынрак булырга, борынгыдан килгән һәм бөтендөнья мирасының бер өлеше булып саналган традицияләрне саклап калырга ярдәм итә. Татар халкының гореф-гадәтләре кешеләрнең тормыш тәҗрибәсеннән һәм зирәклегеннән, матурлыкка омтылудан һәм күңел киңлегеннән гыйбарәт. Төп сыйфатлардан, әлбәттә, кунакчыллыкны, хезмәт сөючәнлекне, гаилә җанлы булуны, үзара ярдәмне, чисталыкны, сәламәт яшәү рәвешен һәм һәр нәрсәдә чама хисен белүне атарга мөмкин. Татарларда чәй эчү традициясе бар. “Чәй табыны – гаилә җаны», – ди татарлар, шул рәвешчә, чәй эчүгә булган мәхәббәтләрен генә түгел, ә аның табындагы әһәмиятенә дә басым ясыйлар. Бу татар кухнясына хас сыйфат. Чәй эчү йоласы татар көнкүрешенә шулкадәр үтеп кергән ки, аннан башка бер генә бәйрәмне дә күз алдына китереп булмый: туй, кыз сорау, Сабан туе, бәби чәе... Кунакны чәй белән сыйламау – оят. Ул кайнар булырга тиеш, еш кына аңа сөт яки сөт өсте дә салалар. Мәҗлесләрдә чәйгә кунаклар теләге белән күрәгә, өрек, йөзем яки алма кисәкләре салалар. Чәйне каты итеп пешерәләр, аннан башка бер генә мәҗлес тә узмый. Чәй суынмасын өчен аны кечкенә касәләрдән эчәргә яраталар. Чәй табынына мәҗбүри предметлардан, касәләрдән кала, тәлинкәләр, шикәр һәм сөт савытлары, бал кашыклары куела. Безнең авылда кипкән алма, мәтрүшкә, бөтнек һәм мелисса белән алма чәе эчү гадәте  бар. Кайвакыт чәйне кипкән кура җиләге һәм карлыган яфраклары алыштыра. Балачакта мин әбием белән самавыр чәе эчәргә бик ярата идем, аның төрле кызыклы хәлләр турында сөйләгәннәрен тыңлый-тыңлый, тәмле кош теле белән чәй эчә идем. Бу – балачак тәме... Әбием исе... Нечкә камыр кисәкләрен казанда алтынсу төскә кергәнче кыздыралар, савытка тау кебек итеп өеп, өстенә шикәр пудрасы сибәләр. Әйе, һәрчак кетердәп торган идеаль кош теле килеп чыкмый, кайвакыт татлы күпертмәләр дә килеп чыга, әмма алар да искиткеч тәмле була.

Сугыш урлаган балачак

Балачак – күңелебездә якты эз калдырган иң рәхәт вакыт. Бу чорда хәтергә уелып калган төрле тавышлар һәм төсләр онытылмаслык хисләр бирә. Ләкин иң якты һәм матур кыйммәтләрне сызып ата торган сүз бар. Бу сүз – “сугыш”... Дөньяда аннан да куркынычрак сүзне табып булмый... Сугыш җиле һәр гаиләгә кагылган. Күпме язмышлар җимерелгән, халкыбыз зур газаплар кичергән. Бу турыда һәркайсыбыз хәтерләргә тиеш. Бөек Ватан сугышы вакытында Ишемдә агачтан төзелгән ике катлы балалар йорты була. Әлеге балалар йортына районның барлык авылларыннан ятим балаларны һәм күп балалы гаиләләрдә үсүче балаларны китергәннәр. Күп кенә балалар өчен Ишем авылы икенче Ватанга әверелгән. Безнең Кама Тамагы районда сугыш чоры тарихының бу бите турында аз билгеле. Әмма ул вакыт турындагы хәтер исән, балачаклары авыр чорга туры килгән кешеләрнең, бигрәк тә татар авылында икмәк һәм сыеныр урын гына түгел, ә җылылык һәм наз тапканнар да яхшы хәтерли бу чорны. Балалар йортында склад мөдире Нәбиуллина Асия, кер юучы Нәбиуллина Надия, балалар караучы Йосыпова Сара, шәфкать туташы Тамара апа, география укытучысы Нигамова Гаршия Гыймадиевна, укытучы Миңнегөл апа эшләде. Нәкъ менә бу кешеләр биредә яшәүче балаларны игелек һәм кайгыртучанлык белән чолгап алганнар, үз үрнәкләрендә сугыш чорының барлык кыенлыкларын җиңеп чыгуларын күрсәткәннәр. Шундый авыр чорда да, сугыш китергән авырлыкларны җиңеп, балалаларны зур тормышка әзерләү өчен нәкъ менә алар җаваплы була. Балалар йортларында яшәүчеләрне колхоз эшләренә дә җәлеп иткәннәр, чөнки авылның эшкә яраклы барлык ир-атлары да фронтка киткән. Балалар елга буенда урнашкан колхоз бакчасында эшләгән. Бу бакчада төрле төрдәге яшелчәләр үстерелгән.  Балалар җилкәсенә төшкән авырлыкларны сөйләп бетерә торган түгел. Алар көненә 12 шәр сәгать ял көннәрсез эшләгәннәр. Эшли аласыңмы-юкмы, беләсеңме-белмисеңме – ул чакта бу турыда сораучы булмаган, бар да эшлә. Кайберәүләр токта эшләгән – ашлык үлчәп, хисабын алып барганнар, икенчеләре хатын-кызлар белән бергә җир сөрүдә һәм тырмалауда эшләгәннәр, атлар һәм сыерлар урынына үзләре җигелеп, сукалаганнар, урак урганнар һәм көлтә бәйләгәннәр. Бакчада җир казырга, яшелчәләр утыртырга, аннары чүп үләннәрен дә утарга кирәк... Сугыш чоры балаларына иртә өлкәнәергә туры килгән. Бу бик авыр вакытлар була, ачлык үзәкләрне үзә, ашыйсы килү хисе бер мизгелгә дә тынып тормый... Ләкин бер бөртек тә алырга ярамаган. 1953 елның кышында балалар йортында янгын чыга, өске кат тулысынча янып бетә, шуннан соң аны кабат торгызмыйлар.

Авылның бүгенге тормышы

Бу хәлләрдән соң күпме сулар аккан... Хәзер авылда тормыш бөтенләй башка. Колхозлар эшләгән чордан һәм 90 нчы еллардан соң күп нәрсә үзгәрде. Төрле техника һәм җиһазлар күплеге авыл тормышын җиңеләйтте. Мунчага чиләкләп су ташу ихтыяҗы юк, насосны кына кабызырга кирәк, кер чайкарга чишмәгә төшәсе юк – кер юу машинасын кабызу да җитә, бакчаны көрәк белән казырга яки чалгы белән печән чабарга кирәкми. Механикалаштыру үз энергияңне ниндидер мөһимрәк эшләргә юнәлдерү мөмкинлеге бирә. 

Хәзерге вакытта авылда фельдшер-акушерлык пункты эшли, үзара салым акчасына ел саен юлларга вак таш түшәү эшләре башкарыла, зират коймалары төзекләндерелә, авыл клубында ремонт эшләре башкарылды, анда музей почмагы да урын алды.  Безнең музей почмагының искиткеч миссиясе бар: ата-бабаларыбыз булдырган бар нәрсәне саклап калу һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру, чөнки бүгенге көнебезне үткәнебездән башка күз алдына да китереп булмый.  Музей бүлмәсе булдыру – безнең авыл тарихын, мәдәниятен һәм авылдашларыбызның көнкүрешен өйрәнүнең, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне саклап калуның иң яхшы ысулы. Мәсәлән, авылыбызда ел саен Чәчәк бәйрәме үткәрелә. Бу бәйрәм, традициягә әверелеп, туган авылына һәм туган нигезенә кайткан кешеләрне бергә җыя. 

Туган илен яраткан һәр кеше безнең гади, әмма гүзәл табигатебезгә битараф түгел. Туган як һәркем өчен дә иң матур, иң газиз урын, чөнки туган җиренә булган мәхәббәте һәр кешене гомере буе озатып  бара…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев