Монда минем туган җирем...
Ишем авылы тарихы һәм авылдашларының гореф-гадәтләре турында авыл клубы мөдире Алсинә Хәйретдинова яза.
Районыбыздагы Ишем авылы тарихы турында мәгълүмат күп түгел.
Википедиядә минем авылым турында берничә юл бар: «Ишемгә XVII гасырда Олы Кариледән аерылып чыккан авыл буларак нигез салынган. Беренче атамасы – Яңа Кариле. 1896 елда мәчет төзелгән. Совет чорында “Алга”, “Октябрь” колхозлары, “Кама Тамагы” совхозы барлыкка килгән...». Әлеге юллар артында үз шатлыклары һәм борчулары булган гади кешеләр тормышы ята. Биредә – минем әти-әнием, монда мин яшим.
Кече Ватаным тарихы риваятьтән башлана: элекке заманнарда – Алтын Урда чорында Ишем дигән кеше үзенең гаиләсе белән төпләнер урын эзләгән. Озак барганнар, күпне күргәннәр... Һәм менә көннәрнең берсендә алар зур һәм матур күл буена килеп чыгалар, ял итәргә туктыйлар. Учак ягалар, балалар су буенда уйный, тузанланган битләрен юалар, шулвакыт уйнаганда, Ишемнең бер кызы суга батып үлә. Гаилә бик кайгыра һәм кызлары вафат булган урыннан ерак китмәскә карар итә һәм биредә төпләнеп кала. Күпмедер вакыттан соң алар янына башка татарлар да килеп кушыла. Шулай итеп, таулар һәм чокырлар, матур елгалар һәм чишмәләр арасында Ишем дигән авыл барлыкка килә. Авылда керәшен татарлары да яшәгәнгә, кайбер тауларның һәм чокырларның атамалары русча: Василий-сәүдәгәр тавы, Кутлинов чокыры, Урыс чокыры. Барлык күлләрнең дә үз атамалары була: Тоба күле, Сөмбел күле, Карач күле, Чыгыш күле...
Чишмәсенең суы үзенчәлекле, ул саф һәм чиста, салкын һәм тәмле, әйтерсең лә, Җир-Анабыз аңа үзенең үзенчәлекле бер ширбәтен кушкан. Суын эчкәндә, тәмендә нинди төсмерләр барлыгын ачыкларга тырышасың, бу суны эчеп туеп булмый. Ул тылсымлы судан яңа яуган кар, чәчәк аткан ромашкалар, язгы дымлы чия ботаклары, көзге өрәңге яфраклары исе аңкый. Иртән иртүк торып, чишмә буена төшсәң, табигать авазларын: сандугач сайравын, чикерткә җырлавын, бакалар бакылдавын, чишмә чылтыравын, искән җилдә агач яфраклары шыбырдавын тыңлап хозурланырга була. Боларның барысыннан көн буена җитәрлек көч һәм дәрт аласың...
Авыл янында мөселман зираты бар, 1949 елда анда СССР КФАН галимнәре тарафыннан Алтын Урда чорындагы кабер ташлары табылган.
XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башында авылда 60 хуҗалык булган, 403 кеше – ясаклы татарлар һәм керәшен татарлары яшәгән, алар игенчелек, терлекчелек, тимерчелек, мич чыгару, балта эшләре, тегүчелек белән шөгыльләнгәннәр. 1858 елда авылда 85 гаилә – 617 кеше яшәгән, ә 1884 елда Ишемдә 184 хуҗалык, 1016 кеше булган. Бу вакытта хуҗалыкларда 154 ат, 101 сыер, 273 баш вак терлек исәпләнгән.
Мәгариф үзәге буларак мәчет
Мәхәллә имам-хатыйбы булып Әхмәт Нигъмәтуллин саналган. Ярты гасырдан артык хезмәт куйгач, Әхмәт хәзрәт мәхәллә кешеләренә үзенә генә вазифаларны башкару авыр булуын белдерә, шуңа күрә икенче мулла итеп улы Мөхәммәтзарифны сайларга тәкъдим итә. Мөселманнар имамның үтенечен канәгатьләндерә һәм 1895 елның 3 гыйнварында авылда ике мулла барлыкка килә. Социаль статусының нинди булуына карамастан, теләсә кайсы татар авылы тормышында мәчет булуы барыбызга да мәгълүм. 1896 елда Ишем авылында агач мәчет төзелә. Әхмәт Нигъмәтуллин вафат булгач, Мөхәммәтзариф мулла мәхәлләнең төп рухи остазына әверелә. 1909 елда мәхәлләдә 670 ир-ат һәм 677 хатын-кыз яшәгән, авылда 233 хуҗалык булган. Авыл халкы елдан-ел арта барганга, Мөхәммәтзарифка бөтен эшне дә берүзенә башкару авырлаша. Икенче имам итеп 1903 елның 8 ноябрендә Ишем авылы кешесе Мөхәммәтфатих Мөхәммәтситдыйков сайлана. Нәкъ менә бу ике дин әһеле мәхәлләгә 1917 елга кадәр җитәкчелек итә. Алар икесе дә 63 шәкерт укыган авыл мәктәбендә белем биргән. 1931 елның 24 декабрендә авылда мәчет ябыла, аның бинасы мәктәпкә тапшырыла.
Авылның өлкән кешеләреннән мәктәптә балаларның 7 сыйныфка кадәр укыганнары турында белдем, 150-160 бала булган. Ишем авылы мәктәбендә якындагы Мордва Каратае авылы балалары да укыган. Укытучылардан Фәтхуллина Сәрия, Байдамшина Разия, Хисамов Исхак, Фәтхуллин Салих, Әсфирә апаны искә алалар. Элекке мәчет бинасы һәрвакыт үзенчәлекле чисталыгы һәм пөхтәлеге белән аерылып торган. Диварларны һәм түшәмне елына ике тапкыр яхшылап юганнар. Идәннәр кырып юылган. Мич, һичшиксез, агартылган. Мәктәпне җыештыручы Мәгъсүмә апа һәм Фатыйма апа җаваплы хезмәткәрләр булган. Укытучыларның һәм мәктәп хезмәткәрләренең әтиләренең исемнәрен берәү дә белми – аларны һәрчак хөрмәт итеп, хатын-кызларга “апа” һәм ир-атларга “абзый” сүзен өстәп, исемнәре белән атаганнар.
Икмәк һәм рухи азык
Ишем авылының үз җил тегермәне булган, ашлык җилгәргеч һәм тарыдан ярма чыгару җайланмасы да биредә үк була. Тегермәннең беренчел халәттә нинди булуын хәтерләүче өлкән яшьтәгеләр инде калмады, әмма кешеләр тегермәнчеләр Вилдан Борһановны һәм Шәйхи Хәйретдиновны хәтерли. Йон тетүдә Якупов Миннеҗан эшләгән. Авылның үз тимерче алачыгы, халык телендә «балаган» дип йөртелгән янгынга каршы депосы, үз конторасы һәм клубы да булган. Ишем авылында яшәүчеләр Сабан туен бәйрәм иткәннәр, солдатка алынган егетләрне армиягә озатканнар. Уртак көч белән туйлар үткәргәннәр. Ә клубта кинолар күрсәтелгән, спектакльләр һәм концертлар куйганнар.
Яшьләрнең ялын оештыруның борынгы формаларының берсе – Аулак өй. Көзге-кышкы чорда кызлар, өйдә өлкәннәр булмаганда, үзара аралашканнар һәм күңел ача торган булганнар. Утырмаларга матур киенеп, үзләре белән кул эшләрен алып килгәннәр. Әмма бәйләү һәм чигүдән дә бигрәк, кызлар җирле яңалыклар турында сөйләшеп, табын әзерләп, җырлап һәм биеп күңел ачканнар, төрле уеннар оештырганнар. Болар барысы да төн уртасына кадәр дәвам иткән, аннары якын-тирәдә яшәүче кызлар өйләренә таралышкан, калганнары кунача калган. Егетләрне аулак өйләргә кертмәгәннәр. Безнең авылда, яшьләр кичәләре турында сөйләгәндә, «Аулак өй» дигән образлы гыйбарә әле дә бар, хәзер аулак өйләрдә егетләр дә катнаша.
Традицияләр әле дә саклана
Безнең авылда традицион үзара ярдәмнең бүгенге көнгә кадәр сакланып калган тагын бер төре билгеле: Каз өмәсе бәйрәме. Салкыннар башланып, җир беренче кар белән каплангач, кош-корт итен – яңа суелган каз һәм үрдәкләрне эшкәртү өчен каз өмәләре оештырыла. Ярдәм итәргә чакырылган күрше-күлән һәм туганнарның уртак эше уен-көлке сөйләшеп, җыр җырлап иртәдән алып төшкә кадәр дәвам итә. Аннары кызлар каз-үрдәк түшкәләрен юарга чишмәгә төшәләр. Аларга гармунчы егетләр һәм балалар кушыла. Кызлар кайтышка хуҗабикә каз маенда коймак пешерә һәм табын әзерли. Еш кына каз һәм үрдәк эч-башларыннан, аякларыннан (каз шулпасы, баш-аяк бәлеше) әзерләнгән ризыклар пешереп, мәҗлес оештыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев