Кырау алган чәчәкләр
Галия иртән торып чәйнеген куярга өлгермәде, капка тавышы ишетелде. Аяк тавышыннан ук таный, кызы Сабира килгән икән.
- Әни, түбән оч Хәбирә апа үлгән, бүген озаталар икән, - дип сүзен башлады кызы. – Казаннан алып кайтып киләләр.
Әбиең тыныч кына утырды да, авыз эченнән догасын укыды. Туксан биш яшенә җиткән Галияне инде, туу белән дә, үлем белән дә шаккатырып булмый.
- Ярар, кызым, озатырга барырмын, - диде дә карчык хафаланмый гына, үз уйларына уралып, кызын тиз генә озатып керде.
Урамда әле көзнең матур чагы. Агачлар сары шәлләрен яба башлаганнар гына, дөньяларны уратып көз исе килә. Искән җилләр агачларга килеп сарылалар да, берәм-берәм яфракларны җиргә коялар. Урамнардагы пәрәвез сыман, уйлар әллә кайларга очалар, күнелнең тирән хисләрен кузгаталар сыман.
Нинди эшкә тотынырга белмәде карчык, инде гәүдәсе балаларныкына охшап калса да, җыерчыкланган куллары эш рәтен яхшы белә иде әле. Аллахка шөкер, ул да Галиягә гомерне кызганмаган. Бу яшенә җитеп, үз-үзен йөртә ала, камил акылында, зиһене дә чуалмаган. Тик ахирәтләре генә берәм-берәм китеп беттеләр. Акылы белән моны аңласа да, күңелендә язмышка үпкәсе бар иде карчыкның.
Авылда җиде кыз уйнап үстеләр алар. Галия, түбән очтан Хәбирә, сукыр Зарифның игезәк кызлары Зөләйха белән Миңзифа, Маһирә, Миңбану, Шәмсенур. Үсмер, чәчәк кебек матур чаклары каһәр сугыш вакытына туры килде.
Әтиләрен, туганнарын сугышка алганда кызларга ундүрт-унбиш яшьләр тирәсе булгандыр. Өй эчендәге барлык эш, колхозның бетмәс нәрәдләре алар өстенә төште.
Миңзифа белән Зөләйханың әтиләрен сукыр булу сәбәпле сугышка алмадылар. Гражданнар сугышыннан сукыраеп кайтты Зариф. Үзе бармаса да, өеннән ике улын чыгарып җибәрде ул. Иң кечкенә баласына Зарифның ул вакытта өч яшь чамасы булгандыр. Сугыш башланып бер ел үтми, ике улына да бер-бер артлы өчпочмаклы “кара хат” китерделәр. Яшәргә тиешле, ярсып-янып торган ике йөрәк сугыш кырларында ятып калды. Өйнең яме бетте, әйтерсең лә алар белән һәрберсенең ярты җаны үлеп калган иде. Сугыштан соң, аларның истәлеге булып, капка баганасында ике кызыл йолдыз балкыды.
Кечкенә кызының: “Әти, кара, абыйларның нинди йолдызлары бар”, - дигәндә сукыр Зарифның күзләреннән яшьләр тама иде.
Сугыштан соң ул “Кызыл йолдыз”лар авылның күп капкасын бизәде. Кайтмый калганнарның соңгы сүзе булып, җиңүнең нинди бәя белән бирелгәнен күрсәтеп бу йолдызлар балкый иделәр.
Бер чак, таң ату белән Галияләргә бригадир кереп нәрәд биреп чыгып китте: “Тәтеш урманына агач кисәргә барырлар”, - диде ул. Колхоз кырларында йөри-йөри кызларның чабаталары тузган, аяклары кырылудан канап беткән инде иде. Урманга уннан артык кыз бардылар, эшли-эшли бөтен тәннәре тирләгән, кулларына биялиләр аркылы шырпылар кадалып беткән. Агачлар ауганда үзләре хәлсезлектән авырга әзер булган кызларны озак эшләтте бригадир. Ләкин бу эш белән узмады көн ахыры. Шушы нәрәдтән эш авырлыгына түзә алмыйча, председательнең кызы качып кайткан иде. Ә аның урынына, авыл советы хакимлеген тыңламыйча, эштән качып йөри диеп, төнлә белән погонлылар Маһирәне өеннән алып чыгып киттеләр. Шушы нахак яла аркасында, кыйналып, өч ел төрмәдә утырып чыкты Галиянең ахирәте. Тишек чабатасы аркылы үткән пычрак су һәм салкын түгел, ә гаделсезлек, явызлык телде кызларның яшь йөрәген.
Сугышның авырлыгы гына түгел, ә ачлыгы да тиде кызларга. Хәлле кешеләр – сыерлы, кәҗәлеләргә җиңелгәрәк туры килде, чөнки аларның сөтләре бар иде. Йорт башына төшкән май-ит налоглары һәрберсенең бәгыренә тиде. Кем ничек булдыра ала, шулай яшәргә тырышты. Кыш чыгарга салынган бәрәңгеләр бик тиз бетте. Карлар эри башлагач, былтыр калган башакларны да жыйды кешеләр. Шул башаклардан агуланып, йорты-йорты белән авылда кешеләр кырылды. Ачлыктан шешенеп үлүчеләр дә байтак булды. Шулар арасында Галиянең ахирәте – Миңбану гаиләсе дә бар иде. Бик яшьли югалттылар Миңбану иптәш кызын. Кеше җилкәсенә төшкән авырлыклар – ачлыгы да, ялангачлыгы да, югалту ачысы да бер дә бетмәс кебек тоелды. Озын кышлардан сон, язлар килде... Күңелләрдә яшәү теләген яз исләре кузгатты. Чирәм борынлады, рәшәткә кырыенда кычыткан чыкты. Соңрак су буйларында, болыннарда балтырган, кәлҗүки, ат колагы да күренә башлады. Бу, тормыштан ваз кичәм дигән адәмнәрдә дә, өмет, киләчәккә ышаныч хисләрен яңадан кайтарды.
Авыр, ир-атлар да күтәрә алмаслык эшләр дә төште яшь кызларның җилкәсенә. “Заготзерна”га икмәк илтергә нәрәд бирделәр. Авылдан хатын-кыз колоннасы “уф алла” арбасын тартып, иртәнге икедә юлга кузгалды. Юл озын, сикәлтәле булса да, яшьлек үзенекен итте. Җырлар җырланды, такмаклар әйтелде, үз күңеллерен күреп бардылар кызлар. Яшьлекләре михнәтле елларга туры килсә дә, бу йөрәкләрдә мәхәббәткә, яратуга, матурлыкка, батырлыкка да урын бар иде. 1943 елның майда унҗидесен тутырган Хәбир дә яшен егерме дип күрсәтеп, сугыш кырына китте.
- Кайтам, җаным, - дип сүз бирде ул Хәбирәсенә.
- Көтәрмен, - диде Хәбирә. Сөйгәненә күз яшьләренә чыланып чигелгән кульяулыгын сузып.
Санаусыз көннәр башланды, ике араны якынайтып, мәхәббәт белән сугарылган хатлар йөрделәр. Соңрак хатлар сирәгәйде, аннан туктады ук. Билгесезлек, сөйгән яры өчен курку хисе телде яшь кыз йөрәген. Көтте Хәбирә... Бер кайтыр дигән өмет белән яшәде. Көн артыннан көн үтте, Хәбирдән бер хәбәр дә килмәде.
Эшнең нинди генә кыенлыгы булмасын, яшьлек үз җырын җырлады: аулак өйләр, су буенда кич утырулар. Җиләк кебек пешеп өлгергән кызның сылу гәүдәсенә кызыгучылар да булмады түгел.
- Сәлам, Хәбирә, - дип сүз башлады чулак, утыз яшьләр тирәсендәге егет.
- Нихәл, Кәримулла абый, - диде кыз.
Кәримулла да сугыш кырларыннан эле яңа гына, кулы яраланып кайткан иде. Кулы гына түгел, йөрәге дә яралы иде бу егетнең. Яратып, вәгъдәләшеп йөргән кызы – Бибикамалы көтмәгән иде.
- Сүзем бар сиңа, Хәбирә, - диде егет. – Синең дә Хәбиреңнән хәбәр юк, мин дә ялгыз. Каршы килмәсәң, әйдә бергә булыйк. Чык миңа кияүгә.
Кыз югалып калды. Мәхәббәтен саткандай булды.
- Кәримулла абый, күпме көттем, гомерем буена көтәргә ризамын, - диде Хәбирә унайсызланып.
Кызның эчкерсез, саф хисләренә тап төшермәгәне өчен алда әле аны бәхетле киләчәк көтә иде... Кайтты аның Хәбире.
Күпләргә кавышу, ярәшү бәхете тәтемәде. Көт, кайтырмын диеп киткән егетләр кайтмадылар. Көтәрмен дип, вәгъдә биргән кызлар күбесе яңа тормыш башлады. Кайберләре, биргән антларына тугъры калып ялгыз калдылар, гомерләрен кыз-әби булып үткәрделәр. Кардай чиста, эчкерсез, саф мәхәббәтнең гомерен сугыш өзде. Язмышның сугыш белән сынавы бу чор хисләре өчен күтәрә алмаслык йөк иде.
Колхоз эшенең очы-кырые күренмәде: окоп казырга, урман кисәргә, заводка эшкә барырга, торф чыгарырга. Торф нәрәденә Мәскәү якларына Шәмсенур китте. Туган якларыннан, туганнарыннан аерылудан кызның күңеле төште. Авыр эштән сәламәтлеге какшады. Торган урыны салкын барак булды. Аягы юештә. Көндәлек норма алты-ун сутый. Бирелгән урыныңда агачлар бик юан булмаса, ул бик зур шатлык иде. Агачларны кисеп, төбепләрен чыгарганда бик авыр, җитмәсә сазлык ләме биткә, киемнәргә чәчери. Юеш салкын эчкә генә түгел, җелекләргә кадәр үтеп керә. Тырышып эшләгәндә дә эш коралың әйбәт булса икән?! Кулда үтмәс балта бит! Нормаңны тутыра алсаң, ә тутырырга кирэк, биш йөз грамм икмәк бирәләр. Авыр эш үзенекен итте, гомер буена җитәрлек авыру эләктереп кайтты Шәмсенур. Илле яшен дә тутырмыйча сөякләре сызланудан бакыйлыкка күчте дус кызы Галиянең. Авыруларына карамастан, тормышны яратып яшәде Шәмсенур. Кияүгә дә чыкты, бала да тапты. Ике кыз, бер малай үстерде ул.
Бу заманның булган бар авырлыгы Галияне дә читләп үтмәде. Авылда иң беренчеләрдән булып сугышка әтисе китте. Юкны бар итеп ашарга пешерү, йорт тирәсен карау, әбисе һәм кечкенә сеңелләре вазифасы булды. Галия дә, әнисе дә колхоз эшеннән кайтып кермәделәр. Ирдаукага әйләнеп, әниләре ат җикте, тракторга утырып басу, кыр эшен башкарды. Авырга түзеп, тормыш йөген тартып барганда әтиләренең пленга төшкән дигән хәбәре килде. Сатлыкҗан дигән тамга тагылды. Кырын карашлар, кыек сүзләр күп булды. Әнисенең, әбисенең ул чакларда нинди ачы яшьләр йотып яшәгәнен яхшы хәтерли Галия. Шөкер, кайтты аның әтисе. Кайткач та, күп хөкем юлын таптады әле, сорау алуларга йөрде. Әти назы башкаларга тансык булганда, әтиле булуның рәхәтен тоеп яшәде ул. Тик юләр, кайнар яшьлектә генә ярату хисләрен татырга насыйп булмады аңа. Югары оч Нурулланың ятим калган балаларын кызганып, егерме биш яшендә ирле булып куйды кыз. Бишенче баласын тапканда Нурулланың беренче хатыны җан биргән иде. Кулыннан килмәгән эше юк иде ирнең, авыл халкы арасында абруе зур булды. Сугыш кырыслыгы холкына артык йогынты ясамаган, күңел җылылыгы әле дә булса аның зәңгәр күзләреннән балкыйлар иде. Ирнең тырышлыгы, тормыш дилбегәсен нык алып бару сәләте Галия күңелендә җылылык, ихтирам уятты. Үзе дә сизмәстәй яшь хатын ярату хисләрен тойды. Озак көттермичә аларның уртак уллары дөньяга аваз салды. Аннан бер-бер артлы ике кызлары туды. Авылда үрнәк гаилә булып, матур гомер кичерде ул Нурулласы белән.
...Тышта намазга чакырып азан тавышы яңгырады. Моңлы азан өйнең һәр почмагына таралды, Галия дә уйларыннан кайтып төште. Тыныч кына намазын укыды, тәсбих тартты, илгә, гаиләләргә тынычлык, аяз күк йөзләре сорады Ходайдан. Теләкләрен тели-тели киенде, ишегенә йозак элде. Хәбирәләр тыкырыгы буйлап атлады.
Табигатьтә көз...көз табигатьнең кызык фасылы – җәйнең уңышларын җыеп ала да, күңелгә сагыш сардыра, ачы җилләре белән бәгырь телгәли, караңгылыкка батыра. Әйтерсең лә җылы җәйләрнең кадерен бел ди ул. Кояшлы көннәреңне искә төшер диеп, салкын яңгырлар белән тәрәз чиертә.
Бу бит табигатьнең генә түгел, Галиянең дә гомер көзе икән. Галия кебекләрнең, алар чорының көзе икән...Тыкрыктагы миләшләр, баланнар кызыл учак кебек күзне кызыктырып балкыйлар. Озакламый җиргә кырау төшәр, соңгы чәчәкләр дә шиңерләр. Ачы баланнарга да баллы тәм керер һәм тормыштагы һәрбер көннең юкка яшәлмәгәне дәлилләнер. Ә хәзергә әле көзнең җылы җиле исә, битләргә килеп бәрелә дә, карт йөрәкне җилкендерә. Әйтерсең лә ул, сугышка каршы куелган гомерләрнең, атмый калган матур яшьлекнең, шул яшьлектәге җырланмаган җырларның бушка булмаганын искәртә. Илебездә фашизмга каршы торганда яшьлекләрен корбан иткәннәр бихисап. Җиңүне үзенең фидакарь хезмәтләре белән якынайткан Галия, аның дус кызлары Хәбирә, Шәмсенур кебекләр илдә миллионлаган. Һәркайсының үз тарихы, үз хакыйкате бар. Хәтер җирдә мәнгелек булган кебек, алар батырлыгының да үлемсез булырга хакы бар!
Фирдәвес Әскәрова, Олы Карамал авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев