Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хокук бозу

Кама Тамагында хатын-кызлар катнашында җинаятьләр теркәлгән

Агымдагы елда район прокуратурасы мәгълүматлары буенча тугыз хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган һәм күбесенә гаепләү карары чыгарылган. Хатын-кызлар арасындагы җинаятьчелек җәмгыятьнең әхлак нигезләре какшавын күрсәтә. Хатын-кызларның үз вазыйфаларын онытулары, яман юлга басулары үсеп килүче буынга начар тәэсир итә, чөнки алар үз балаларын тәрбияләүдән читләшә. Хатын-кызларны чыгуы авыр булган яки бөтенләй...

Агымдагы елда район прокуратурасы мәгълүматлары буенча тугыз хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган һәм күбесенә гаепләү карары чыгарылган.

Хатын-кызлар арасындагы җинаятьчелек җәмгыятьнең әхлак нигезләре какшавын күрсәтә. Хатын-кызларның үз вазыйфаларын онытулары, яман юлга басулары үсеп килүче буынга начар тәэсир итә, чөнки алар үз балаларын тәрбияләүдән читләшә. Хатын-кызларны чыгуы авыр булган яки бөтенләй дә мөмкин булмаган бу упкынга нәрсә этәрә соң? Соңгы вакытта җәмгыятьтә алкогольле эчемлекләр һәм наркотиклар куллану кебек тискәре күренешләр күбәеп китте. Яшь буында кешелек кыйммәтләренә карата хөрмәт тәрбияләнми. Телевидение тапшырулары, интернеттан килгән мәгълүмат ташкыны, шул исәптән "начар репутацияле" сайтлар, игелек һәм явызлык, рөхсәт ителгән һәм ителмәгән, лаеклы һәм лаек булмаган, яхшы һәм яман арасындагы чикне юкка чыгара. Нәтиҗәдә күпләрдә оялу хисе, кылган гамәлләрең өчен үз гаебеңне тану, үз эшләре турында уйлау юкка чыга. Яшь кызлар кулларына беренче тәмәкесен, сыра шешәсен ала, иртә җенси тормыш белән яши башлый, үзләре дә белмичә азгынлык сазлыгына төшеп баталар. Бу вакытта үз эшләре белән мәшгуль булган ата- аналар бала тәрбияләүне үзагымга куя. Хәзерге вакытта агрессиягә күз йомыла, көч куллану кебек сыйфатлар өстенлек ала. Нәтиҗәдә яшьләрнең җимерелгән язмышлары, ата-аналар һәм балаларның күз яшьләре. Җинаять эшләре турындагы материаллар да шул хакта сөйли.
Дуслык үзара ышанычка һәм ярдәмләшүгә корыла. Әмма гражданка Т. аны бөтенләй башкача күзаллый. Ул дус хатынының өенә килеп кәрәзле телефонын, алтын муенсасын һәм 550 сум акчасын урлый. Аннан соң дустыннан урланган әйберләрне сатып бирүне үтенә. Телефонны сатканда алучы кеше аның урланган булуыннан шикләнә.
Гражданка Т. дусты белән бергә Казан шәһәренә барганда ГАИ постында тоткарлана. Җәзаны җиңеләйтүче сәбәпләр: кечкенә ике баласы булуы, элек хөкем ителмәве, үз гаебен тануы һәм урланган әйберләрне илтеп бирүен, шулай ук катыландыручы сәбәпләр: җинаять кылган вакытта исерек булуын исәпкә алып, аны штрафка тарталар.
Хат ташучы булып эшләгән гражданка З. бер әбүнәчене 3157 сумлык газета-журналларга яздыра, әмма акчаны кассага тапшырмый. Бу вакытта аның нәрсә турында уйлаганлыгы аңлашылмый. Әбүнәче иртәме-соңмы, газета журналларның килмәвен аңлагач почта бүлегенә мөрәҗәгать итәсе билгеле бит.
Хат ташучыны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 160 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табалар һәм элек хөкемгә тартылмавын, үз гаебен тануын исәпкә алып аңа штраф төрендә җәза бирелә.
Гражданка Н. бәйрәм ыгы-зыгысыннан файдаланып, узган елның 30 декабрендә район үзәгендәге "Техносфера" кибетеннән сатучының акча янчыгын һәм документларын урлап чыга. Кибеттән чыккач акчасын алып янчык белән документларны карга ташлап калдыра. 9700 сум акчаны ул икенче көнне танышлары белән клуб янында Яңа ел төнен каршылаганда югалта. Аның гамәлләре РФ ҖК 158 маддәсе 2 өлеше "в" пункты буенча квалификацияләнә, ягъни зур күләмдә сиздермичә чит милекне урлау.
Гражданка П. көч кулланып үзенең дус хатынының акчасын урлый. Алар икесе дә аракы эчә һәм П. исерек шешәдәшенең акчасын үз кесәсенә сала. Мең ярым акча өчен аны чәнечкеле тимер чыбык артына ябарга мөмкиннәр иде. Аңа 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелә. Гаепне җиңеләйтүче сәбәпләрне исәпкә алып (үз гаебен тану һәм ирекле рәвештә зыянны каплау) суд җәзаны 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә калдыра.
Гражданка Д. исерек килеш танышына килә һәм сиздермичә генә аның халат кесәсеннән кәрәзле телефонын һәм акчасын урлый. Бу ханымның кечкенә балалары бар, элек җинаять җаваплылыгына тартылган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, хәзер аны эзлиләр.
Гражданка Ф. ның балалары башка гаиләдә тәрбияләнә. Яшь һәм эшкә сәләтле ханым, күрәсең, үзенең кечкенә балалары турында оныткан. Ул озак вакытлар - 2 елга якын суд карарын үтәми аның бурычы 459 мең сумнан артып киткән. Балалар өчен акча түләүдән читләшкән өчен суд аңа хезмәт хакыннан 10 процент тотып калып, 8 айга төзәтү эшләре төрендә җәза билгеләгән. Җәза карарын үтәмәгән очракта ул ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев