Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Хәйрия

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә эшмәкәрләр арасында иң активы Алиаслан Имамвердиев булды. Ул оештыручыларга 35 мең сумлык спорт һәм аяк киемнәре биргән. Нәтиҗәдә, 2-11 сыйныф укучылары арасында социаль ярдәм адресатлары ике тапкырга диярлек артты. Башта аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән исемлектә 41 укучы булса, хәзер 89 укучыга ярдәм...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә эшмәкәрләр арасында иң активы Алиаслан Имамвердиев булды.

Ул оештыручыларга 35 мең сумлык спорт һәм аяк киемнәре биргән. Нәтиҗәдә, 2-11 сыйныф укучылары арасында социаль ярдәм адресатлары ике тапкырга диярлек артты. Башта аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән исемлектә 41 укучы булса, хәзер 89 укучыга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар.

- Бу эш 21 августта тәмамланды,- ди социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алефтина Докина. -"Надежда" хәйрия фонды счетына ярдәм хәзер дә керә. 1 сентябрьгә кадәр кием-салым һәм аяк киемнәре мохтаҗлар арасында өстәмә бүленәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев