Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Янгын чыкса, нишләргә?

Кайвакыт янгынны булдырмый калу мөмкин түгел, бу экстремаль хәлгә әзер булырга кирәк.

– Мондый минутларда ышанычлы һәм тиз эш итәргә кирәк, – ди МОНД өлкән инспекторы Роман Горбунов. – Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен балалар белән кабатлау аеруча мөһим. Кагыйдәләрне белү һәм аларны куллану үзеңә һәм якыннарыңа ярдәм итү мөмкинлеге бирәчәк. 

Янгынны олылар сүндерергә тиеш, ләкин тревога сигналын хәтта бала да бирә ала.

Берничә ел элек Тәмтедә шулай булган иде. Яшүсмер, күрше хуҗалыкта янгын чыкканны күреп, шунда ук бу турыда олыларга хәбәр иткән. Алар исә янгын сүндерүчеләрне чакырткан, күршеләргә әйткәннәр һәм янгын сүндерүдә ярдәм иткәннәр.

Һәр бала янгын сүндерү номеры 01 икәнен белергә тиеш, ә кесә телефоныннан 112 яки 101 номерын җыярга кирәк. Янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратканда, адресны, исемне һәм фамилияне ачык итеп әйтергә һәм ярдәм килгәнне көтәргә кирәк. 

Әгәр янгын фатирда башланса, өлкәннәр өйдә юк икән, ялкын таралмасын өчен, фатирдан ишекне ябып чыгып китәргә кирәк. 

Өйдән чыгып булмый икән, тәрәзәдән кычкырырга, ярдәм сорарга кирәк. Янып торган фатирда калу бик куркыныч, әмма шкафка, карават астына яки башка яшерен урыннарга качарга ярамый, чөнки янгын сүндерүчеләргә мондый урыннардан балаларны эзләп табуы бик авыр. 

Киемгә ут капкан очракта идәнгә яки җиргә ятып, ут тулысынча сүнгәнче тәгәрәргә кирәк. Подъездда янгын чыкканда фатирдан чыгарга ярамый. Тәрәзә яки балконны (форточкасын булса да) ачып, ярдәм сорап кычкырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев