Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кышка сарымсак һәм суган утыртабыз

Бакчачыларга «Россельхозцентр» ФБГУ филиалының әйдәүче агрономы Гөлия Газизова киңәш бирә.

Сарымсакны утыртканчы, туфрагын 25 см казып, 1-1,5 атна алдан түтәлен әзерләргә кирәк. Түтәлнең һәр квадрат метрына 5-6 кг черемә, 30 г суперфосфат һәм 20 г калий тозы кертсәгез, тагын  да яхшы.

Сарымсак утырту чоры – сентябрь-октябрь айлары, бу вакытта туфрак температурасы 12 градус җылыга кадәр төшә. Утыртканда, бары эре һәм уртача сарымсаклар гына кулланалар. Утыртыр алдыннан сарымсакны, инфекцияләрдән арындыру өчен, марганцовканың җиңелчә эремәсендә яки 1% лы бакыр купоросы эремәсендә тотарга кирәк.

Сарымсак утыртылачак туфракта аңа кадәр кәбестә, кабак, кузаклы культуралар, яшел тәмләткечләр үскән булса яхшы. Дүрт-биш елдан сарымсакны яңадан элеккеге урынына утыртырга була.   

Утыртканда, сарымсакны туфракка батырып кертмәгез, бу тамырлар үсешен тоткарлый. Иң яхшысы – аны буразналарга утырту. Буразналарда туфрак артык көпшәк булырга тиеш түгел, аны бераз тыгызларга кирәк, югыйсә сарымсак «батырга» мөмкин, суганчалары вак булып чыгачак һәм начар сакланачак. Сарымсакның өске очыннан алып туфрак өслегенә кадәр 3-4 см булырга тиеш. Түтәлне торф, черемә һәм пычкы чүбе белән каплагыз, кар тотылсын өчен чыбык-чабык җәегез. Язын мульча катламын алырга кирәк.

Кышка суган утырту өчен барлык сортлар да туры килми. Көзен гадәттә салкынга чыдам сортлар – Арзамас, Данилово, Стригуновский, Штутгартенны утырталар. Аны кар тиз эри һәм су җыелмый торган җирдә утыртырга кирәк. Көз көне суганны кышкы салкыннар башланыр алдыннан, ләкин туфрак җылы чакта утырталар. Суганны помидор, кыяр, борчак, фасоль, чөгендер, салат үскән урынга утыртсагыз яхшы.

Суган да уңдырышлы туфракны ярата. Түтәлгә 1 кв.метрга 5-6 кг черемә, 10 г калий сульфаты һәм 20 г суперфосфат кертегез, ә утыртыр алдыннан туфракка агач көле сибегез.

Кышка 1 сантиметрга кадәр диаметрлы вак суган чәчү яхшы, аны 5 см тирәнлектәге буразналарга утырталар. Өстен коры яфраклар, коелган ылыслар белән каплыйлар. Язын сарымсак һәм суган түтәлләрен өч тапкыр тукландырырга кирәк. Кар киткәннән соң бер атна узгач, азотлы ашламалар белән тукландыралар: 10 литр суга 1 аш кашыгы мочевина яки аммиак селитрасы салалар, 2 атнадан соң катлаулы ашламалар кертәләр. Суганчалар формалашкан чорда 10 литр суга 2 аш кашыгы суперфосфат эремәсе белән сугаралар. Бу кагыйдәләр сарымсак һәм суганнан яхшы уңыш алырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев